Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Икмәк һәм йөзем җимешеннән квас ясыйбыз

Квасны кемнәр генә яратмый икән? Ул витаминнарга һәм организмның мөһим процесслары өчен файдалы элементларга бай (анда В төркеме витаминнары, шулай ук С һәм Е витаминнары, файдалы минераллар һәм микроэлементлар- калий, кальций, магний, тимер, йод, марганец, цинк, натрий, фосфор, күкерт һәм башкалар бар). Ул көчле энергия чыганагы булып тора, шул ук вакытта калориясе түбән.

Квас ясау өчен безгә 

2,5 литр су
150 гр шикәр комы
300 гр кара икмәк
30 гр йөзем кирәк булачак

Ипине шакмаклап турыйбыз да,газ мичендә 15 минут кыздырып алабыз. Кәстрүлгә суны салып кайнатабыз, шуңа шикәр комы салабыз. Суны 35 градуска хәтле суытабыз. Суынгач банкага агызабыз. Ипине, йөземне өстибез. Банканың өстен марля белән каплап 3 тәүлек җылы урында тотабыз. Аннан сөзеп, суыткычта  саклыйбыз.

Тәмле булсын, салкын квас эчкәч көч-күәтегез артсын!

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев