Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Илмир Ямаловтан татарчалаштырылган француз тәм-томы

«Риваять» төркеме солисты, «Болгар» радиосы алып баручысы, авыл советы депутаты, университет укытучысы, тамада… Илмир Ямаловның вазыйфаларын тагын санарга була. Милли җанлы, эчкерсез, ачык күңелле кеше ул. Йөзеннән беркайчан елмаю китмәс. Мин аны яз кояшы белән тиңләр идем. (Әлбәттә, кояш белән гадәттә хатын-кызларны чагыштыралар, шулай да…)

Март салкыннарында якты нур эзләп, Илмир янына юнәлдек. Аның җылысы журнал укучыларыбызга да барып ирешер, дип уйлыйм.

1-16

 

«ЙОМЫРКА БӘЛЕШЕ»

Ямаловлар гаиләсе Казанда, Җиңү проспектында яши. Без кил­гәндә Илмир аш бүлмәсендә йөри иде, алъяпкыч бәйләгән. Башында кәләпүш.

– Бик килешә икән, өйдә сине мондый халәттә еш күреп була­мы? – дим.

– Дөресен әйтимме, әллә матур итеп ялганлыйммы? – дип авызын ерды Илмир.

– Дөресен әйт…

– Аш бүлмәсенә мин бары тик ашарга гына керәм. Монда хәт­та кайда нәрсә ятканын да белмим.

– Бер ризык та пешергәнең юкмы? – дим. – Бер дә сиңа охша­маган. Син бик өлгер, бөтен җиргә җитешәсең кебек тоела.

– Өйләнгәнче әле нәрсәдер әзер­ли идем. Күкәйдән унике төрле ризык пешерә беләм. Түгәрәк йо­мыркадан күкәй бәлешенә кадәр (Тагын көлә. – Р.Ф.). Хәтерлим, сту­дент чагында, бик ашыйсы килгәч, берьюлы унике түгәрәк күкәй пеше­реп ашадым. Иптәш егет кайткач, ит белән күкәй кыздырып ашады. Тәмле искә йокымнан уяндым да, аның белән бергә янә утырып аша­дым. Шуннан эч борып алды… Баш­ка алай күп күкәй ашамадым, сабак булды. Хәзер менә шул чакларны искә алам да көлешәбез. Хатынга да кайвакыт: «Күкәй бәлеше генә пешереп бирәсеңме әллә?» – дим. Рузиям исә еш кына ит бәлеше пе­шерә. Иркәләп бетерде ул мине: кайткан җиремә һәрвакыт кайнар ризык. Күп вакыт ят, бер дә ашама­ган әйберләр әзерли. Интернетта төрле рецептлар күп бит хәзер. Хатыннан уңдым, Аллага шөкер: өйдә тәртип, балалар тәрбиядә. Әле, киресенчә, кайвакыт Рузияне ачу­ланам да: «Мин иҗат кешесе, тәр­типсезлек тә булырга тиеш!», – дим

– Ә мин башкача булдыра ал­мыйм, – дип сүзгә кушылды Ру­зия. – Аунап яткан әйбер булса, эчем поша. Тузан күрсәм, кәефем кыры­ла. Тәртип кешенең өеннән башла­на. Аннары ул тышкы кыяфәткә, үз-үзеңне тотышыңа да күчә…

Шуңа игътибар иттем: ир белән хатын бер-берсенә «җанашым», «нәнием» дия. Кызык тоелды:

– Сез гел шулай эндәшәсезме? – дим.

– Әйе, – ди Рузия. – Кайвакыт, кеше алдына Илмирга исеме белән эндәшсәм, сәер итеп карап тора, үпкәли. Очрашып йөри башла­гач ул миңа «нәнием», мин аңа «җанашым» дигән идек, шуннан бирле башка сүз кулланмыйбыз.

– Тагын әле кайвакыт «әтисе», «әнисе» дип тә әйтәбез, – ди гаилә башлыгы.

Илмир тумышы белән Тукай районының Мусабай-Завод, Рузия Урта Шөн авылыннан (Киров өл­кәсе). Гаилә корып яши башлаула­рына май аенда биш ел була. Дүрт яшьлек уллары Раян, ике яшьлек кызлары Рузинә үсеп килә. Ба­лалар үткен, шук. Татарча сөй­ләшәләр. Тел мәсьәләсендә Илмир аеруча нык тора икән:

– Татар балалар бакчасы, та­тар төркеменә йөрсәк тә, безнең белән рус балалары да йөри, – ди ата кеше. – Нәниләр бер‑берсе белән русча аралаша. Инде барып сөйләшеп тә карадым. «Татарча белмәүче малай-кызлар күп», – диләр. Шуңа туган телебез өчен өйдә көрәшергә кала. Үзең уй­лап кара, бала бакчада иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр тора. Өйгә йокларга гына кайта дисәм дә була. Әлбәттә, ул рус сүзләрен дә кыстырып сөйләшә. Ата-ананың бурычы – баласын төзәтү. Бер рус сүзе әйтте икән, иренмичә: «Моның татарчасы ни­чек?» – дип сорарга кирәк. Бала бу яшьтә тиз сеңдерә: татарча да, русча да яхшы белә. Менә шулай көн саен төзәтә, яңадан сорый торгач, туган телләрен онытмый алар. Безнең Раян татарча фикер­ли, шуңа сөенәм.

«ХАТЫН ЯРАТМЫЙ»

Илмир: «Алма тарты пе­шерәм», – дидем. «Тарт» – француз сүзе, безнеңчә ачык пирог инде ул. Ни өчен әлеге ризыкмы? Чөн­ки ул тиз һәм бик җиңел әзер­ләнә. Җитмәсә, пирог өчен катлы камырны да ясап торасы түгел. Илмир аны кибеттән сатып алган:

– Безнең туңдыргычта катлы камыр бетми, гел алып торам, – ди гаилә башлыгы. – Рузия тавык ботын да камырга төреп пешерә, итле, гөмбәле рулет, башкасын да ясый.

– Катлы камырдан ризык әзер­ләү бик җайлы, – диде Рузия. – Кеше киләсе булса да тиз генә туңдыргычтан алып берәр нәрсә куеп җибәрәм. Миңа калса, камыр ризыклары белән дус булмаган ке­шеләр дә катлы камырдан теләсә нәрсә ясый ала.

Илмир, аңа хас булган җитез­лек белән алмаларны әрчеп, ту­рап куйды. Аннан табага атланмай эретеп, алмаларны шунда салды. Өстенә дарчин (корица), шикәр комы өстәде. Талгын утта алмалар биш минут пешәргә тиеш икән.

– Пирог өсте матур булсын, «Илмир бигрәк оста икән», дисеннәр, – дип шаярта-шаярта гаилә башлыгы катлы камыр җәяргә кереште.

– Моңа кадәр камыр ризы­гыннан берәр нәрсә пешергәнең бар идеме? – дим Илмиргә.

– Бер‑ике тапкыр бар. Телевиде­ниегә бер тапшыруга чакырганнар иде, шунда итле рулет әзерләдем. Тагын бер тапкыр хатынның туган көненә шарлотка сыман ризык пешергән идем. Дөресен генә әйткәндә, Рузия минем аш‑су бүлмәсендә буталганны ярат­мый. Шуңа кысылмыйм да, эн­дәшмим дә. Нәрсә әзерли, шуны мактый-мактый ашыйм.

– Ә нинди ризыкларга өстенлек бирәсең?

– Барысын да. Итле ризык булса аеруча яратам. Мин катлаулы кеше түгел, нәрсә бар, шуңа риза…

Сөйләшә-сөйләшә камыр җәй­гән арада алмалар майда пеште. Әзер массаны икенче табага бу­шаткач, Илмир шуның өстенә ка­мыр җәйде. Һәм җырлый-җырлый электр миченә тыкты.

– Биеп, елмаеп курайда, тальян­да уйнаганыңны күргән бар. Җырлаганыңны ишеткәнем юк иде әле, – дим. – Бөтен талантларың өстенә җырчы да булырга ниятең юкмы?

– Банкетларда, мәҗлесләрдә җырлыйм. Ә үземне җырчы дип күрмим. Уен коралларын­да уйнаудан зур рәхәтлек алам. Мин әллә ничә җирдә эшләп ка­радым. Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать уни­верситетына кердем. Һәм аспи­рантурада калдым. Өч ел уни­верситетта студентларга белем бирдем. Укытучылык эше миңа бик күп нәрсә бирде: вакытны дөрес бүләргә, үз өстемдә эшләргә өйрәндем.

– «Болгар» радиосына ничек килдең? Бу өлкә синең өчен яңа­лык дип беләм.

– Әйе, яңалык. Радио­га кастингка барган идем, әле «Чәкчәк»ләрнең теге төркеме иде. Ул вакытта мине алмадылар. Аннан, яңа төркем оешкач, шал­тыратып чакырдылар. Әлбәттә, сөендем. Иртәнге биштә торуны санамаганда, радиода эшләүнең авыр якларын күрмим. Мин тик тора торган кеше түгел. Тагын башка планнарым да бар: төрле өлкәләрдә эшләп карыйсым килә.

– Син әле депутат та, – дим.

– Туган авылым Мусабай-Завод­та җирле депутат итеп сайлады­лар. Туган авылымны бик яратам, бүгенгә кадәр теркәлү урыным да шунда. Җай чыккан саен Му­сабайга кайтырга тырышабыз. Сабантуй, башка бәйрәм дисеңме, концерт куймый китмим. Авыл­дашларның, җирле җитәкчеләрнең миңа карата мөнәсәбәте җылы, рәхмәт яусын.

1-14

«ПЛАНДА – БИШӘҮ»

Алма пирогы унбиш минутта әзер дә булды. Илмир шаяра‑көлә мичне ачты.

– Телегезне йотасыз хәзер, – ди.

Алма тарты ачык пирог кебек дигән идем бит. Ә мичтә ул ябык килеш пеште. Илмир пирогны тәлинкәгә әйләндереп каплады, алмалар өстә утырып калды. Ко­рицаның хуш исе бөтен фатирга таралды.

– Туктагыз, пирог елмаеп торсын әле, – дип Илмир өстәлдәге кызыл алманы алып кисәкләргә бүлде. Виноград төшләрен урталай кисте. Һәм пирог өстен бизәп тә куйды.

– Хәзер чәй эчәбез, яме! Тәмле булмаса да, тәмле дип яз инде…

– Ирең өйдә дә гел шулай күп сөйләп, шаяртып йөриме? – дим Рузиягә. Юк кына әйбердән дә мәзәк ясый.

– Шундыйрак. Ул өйдә чакта без бер минут та тик тормыйбыз. Йә кунакка, йә кибеткә чыгып китәбез. Ут инде ул, ут…

– «Ут»ның яндырган чаклары, ягъни кәефсез вакыты буламы?

– Нигездә юк. Банкетлардан арып кайткан чагында керә дә ди­ванга егыла. Берничә сәгать үтүгә янә көлә, сөйли. «Әһә, моның ак­кумуляторы көч җыйган», – дим.

Рузиянең катлы камырга төреп пешергән тавыгы янына Илмир әле генә табадан төшкән ачык пирогын кисеп куйды. Шул арада гаилә башлыгы барыбызны бергә фотога төшерде, аны тиз генә со­циаль челтәрләргә куйды.

– Йә, кызлар, пирогы нихәл? – ди.

– Баллы, сусыл, кыскасы, тәм­ле, – дим.

Чынлап та, ачык пирог тәмле килеп чыккан. Алдашып торасы да булмады! Сыер маенда пеш­кән алма туклыклылык, ә корица шәрык ризыкларына хас бер татлы тәм бирә.

– Илмир, моннан соң бәй­рәмнәрдә Рузиягә менә шушы пирогны пешерә торган бул, – дим.

– Мине аш‑су бүлмәсенә керт­сә, – дип киная белән елмайды ир.

Илмир белән җитдирәк тема­ларга да сөйләштек. Җиденче сый­ныфта укыганда әтисен югалта ул. Үзе әйткәнчә, әйтерсең бер мизгел эчендә олыгаеп китә.

– Әти вафатыннан соң дистә ел узгач әни янә кияүгә чыкты. Флер абый әйбәт кеше, тик күңе­лем белән башта бу яңалыкны авыр кичердем. Һич онытасым юк, Ала­буга мәдәният агарту училищесын­да укып йөргән чак. Ялга кайткач, әни каршыма килеп утырды да: «Улым, Флер абыең, бергә яшик, дип әйтә. Син ни уйлыйсың?» – диде. Иң беренче сүзем: «Мин аның өенә бармыйм!» – булды. Флер абый безнең авылныкы, үз йорты белән яши. Әни маллар асрады, ул килеп булышып йөрде. Мин бу турыда белсәм дә, әнинең кияүгә чыгуына әзер түгел идем. Әллә көнләшү булды, әллә яшьлек шунда. Тора‑бара бу яңалыкка күн­дем, Флер абыйны үз иттем, әтием урынына күрәм, дисәм, һич ялган булмас. Киресенчә, әни янында ышанычлы терәк булу, миңа ты­нычлык бирә. Ни дисәң дә, без атна саен кайтып йөри алмыйбыз. Үзем әти булгач, әнигә карата мөнәсәбә­тем тагын да яхшырды. Авылга кайткач, сәгатьләр буе сөйләшеп утырабыз. Ирсез көе ике баласына белем-тәрбия бирде ул. Аңа булган кадер-хөрмәтемне әйтеп бетерә торган түгел. Әнигә шалтыратмый­ча калган бер генә көнем дә юк, әле көнгә ике дә була. Исән‑сау гына булсыннар.

– Ә гаиләдә бер-берегезгә карата көнләшү юкмы? – дим.

– Мин бик тугры кеше. Хәтта йөргән кызларым да юк диярлек иде. Берәү белән очраша башласам, бетте – күзгә башкалар күренми. Хатынымны да көнләшмим, тор­мышта аннан башка проблема­лар да җитәрлек. Рузия дә, колак ишетмәгән булсын, көнләшеп аптыратмый. Иҗат кешесе өчен бик мөһим ул. Без «Риваять» төр­кеме белән еш кына гастрольләргә чыгып китәбез. Мисал өчен бүген таң аткач кына кайттым. Әгәр ха­тын минут саен борчып шалты­ратса, тавыш чыгарса, иҗат итәргә теләк дә, мөмкинлек тә булмас иде. Моның өчен бик зур рәхмәт аңа.

Бу темага Рузия белән дә сөйлә­шеп алдым. Ни дисәң дә, гаиләдә иң авыр йөк аңа төшә бит: иртән биштә торып ирен эфирга аша­тып-эчертеп җибәрә. Аннан ул­лары Раянны балалар бакчасына җыя. Әле кечкенә Рузинә дә бар.

– Көнләшмим, иремә ышанам мин, – ди Рузия. – Аллага шөкер, безнең гаиләдә гармония. Ирем, балаларыбыз дип яшим. Барысына да өлгерергә тырышам. Раянны бакчага илткәндә, элек Рузинәне дә алып бара идем. Хәзер кеч­кенәсен өйдә үзен генә калды­ра башладым. Балалар бакчасы күршедә генә, ун минутта әйлә­неп кайтам. Аннан өй эшләренә чумам. Декретта утырганга дүрт елдан артты инде, кайвакыт эшкә дә чыгасы килә…

– Рузия өйдә булса, миңа рәхәт, тыныч, – ди Илмир. – Балалар дип борчыласы юк. Безнең планда биш бала алып кайту. Инде икебез дә утыз дистәне тутырдык, шулай булгач, ашыгырга кирәк.

Чынлап та, Ямаловлар ишле гаилә булырга телиләр икән. Сал­мачи бистәсендә җир алганнар. Инде бүгеннән үк шунда зур йорт салып, балалар, оныклар үстерү турында хыялланалар. Бирсен Хо­дай. Мондый милли җанлы, матур гаиләләрдә шундый ук сәләтле, акыллы татар балалары да үсәр.

 

ИЛМИР ЯМАЛОВТАН АЛМА ТАРТЫ РЕЦЕПТЫ:

1-13

Кирәк булачак:

  1. Катлы камыр – 200 г
  2. Алма – 3–4 данә
  3. Шикәр комы – 100 г
  4. Дарчин – 1 чәй кашыгы
  5. Сыер мае – 100 г

  

  1. Әрчибез!1
  2. Турыйбыз!1-2
  3. Салабыз!1-3
  4. Өстибез!1-4
  5. Бутыйбыз!1-5
  6. Эретәбез!1-6
  7. Пешерәбез!1-7
  8. Бушатабыз!1-8
  9. Җәябез!1-9
  10. Каплыйбыз!1-10
  11. Куябыз!1-11
  12. Әйләндерәбез!1-12

 

1-17

 

1-15

 

Автор: Руфия Фазылова / Фотограф: Лилиана Вәлитова

http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев