Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Иргадан тәмле ризыклар: кайнатма, как, джем, мармелад...

Җитмеш чирдән сихәт чыганагы – ирганы җәй уртасында туйганчы ашыйбыз, татлы согын сыгып эчәбез, суыткычта катырып куябыз.

Җитмеш чирдән сихәт чыганагы – ирганы җәй уртасында садә килеш туйганчы ашыйбыз, татлы согын сыгып эчәбез, аннан, кышка әзерлек йөзеннән, мин аның бер өлешен киптереп һәм суыткычта катырып куям. Кара көздән башлап, язга чыкканчы, аннан бик тәмле һәм искиткеч файдалы кесәл, компотлар кайнатам. Моннан тыш, иргага төрледән-төрле җиләк-җимешләр кушып, кайнатмалар, джем, мармелад, сок, сироп, боламык, как, бөккән эчлеге ясап була.

Кайнатма

10 кило җимешне чүбеннән аерып, юып саркытам. 2,5 л суга 2 кг шикәр комы салып кайнатып, сироп әзерлим. Аны ирга җимешләре өстенә коеп, ярты көн бүлмә температурасында тотам. Сироп сеңгән җимешләрне газда кайнап чыгу халәтенә җиткергәч, шуңа 8 кг шикәр комы өстәп, ул эрегәнче болгатам. Газны сүндереп, өстен каплап, катнашма суынганчы тотам. Янәдән плитәгә куйгач, баллы җимешләргә 2,5 л кызыл карлыган согы кушам, күбеген җыя барып, әкрен утта кайнатам. Ярты сәгатьтән 5 лимон турап салам. Әгәр кул астымда цитрусларым юк икән, кайнатма әзер булыр алдыннан аңа 1 кашык лимон кислотасы өстим.

Как

1 кг ирганы кайнар суда пешекләп, иләктән чыгаргач, 2 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем лимон кислотасы кушып болгатабыз. Кунаның өстен үсемлек мае белән майлап, яисә таба эченә пергамент кәгазе түшәп, боламыкны шуларның өстенә 1 см калынлыгында тигезләп җәябез. Аны җәйге челләдә кояшта киптерү уңайлы. Бер көндә әзер була. Әгәр көн болытлы булса, боламыкны табага салып, ишеге ачык духовкада әкрен утта киптерергә туры килә. Какны түгәрәкләп, азык-төлек кәгазенә яки чиста киндер тастымалга төреп саклыйлар.

Катыру

Ирганы чистартып, юып, чиста тастымал өстендә киптерәм. Картон аслыкка бер рәт итеп таратып салып катыргач, кечкенә контейнерларга тутырып, суыткычка куям. Ул эрегәч тә формасын, төсен, тәмен, иң мөһиме – файдалы үзлекләрен югалтмый. Катырылган җимешләрне авызы бәйләнгән целлофан пакетларда да саклап була.

Джем

1 кило ирга җимешен пешекләп, тукмак белән төйгәч, ярты кило шикәр комы салып болгатабыз. 10-12 сәгать бүлмә температурасында тотканда, куе кызыл-шәмәхә сок бүленеп чыга. Джемны салмак утта, состав тәмам куерганчы, болгата-болгата озаклап кайнатабыз. Әзер булыр алдыннан 3 г лимон кислотасы өстибез. Кайнар килеш, стерильләшкән банкаларга тутырып, калай капкачлар белән каплыйбыз.

Боламык

Кайнап торган суда 1-2 минут пешекләнгән ирганы иләк яки иттарткыч (мин блендерда издерәм) аша чыгарабыз. Бергә-бер нисбәтендә шикәр комы салып болгатып, катнашманы алты сәгатькә салкынча урынга куябыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өстенә пергамент кәгазе ябып бәйләп, салкын караңгы базга төшереп куябыз.

Мармелад

Әзер боламыктан мармелад ясавы бик җиңел. Моның өчен 1 кило җимеш боламыгына ярты кило шикәр комы, 1 стакан җылы суда җебетелгән 1 пакет желатин салып болгатып, 15 минут дәвамында кайнатабыз. Әзер ризыкны банкаларга тутырып куярга яки матур формачыкларга салып, суытырга була.

Киптерү

Ирга җимешләрен яхшы җилләтелә торган, җылы, күләгәле урында чиста кәгазьгә таратып киптерәм. Духовкада яки махсус җайланмада киптерергә уйласагыз, андагы температура плүс 60 градустан артмаска тиеш. Җимешләрне әйләндерә-әйләндерә болгаткалап торырга кирәк.

Компот

Ирга җимешләрен юып, саркытып, кайнар суда ике минут пешекләгәч, чиста банкаларга яртылаш тутырып, өстенә кайнап торган сироп коябыз (1 кило җимешкә җитәрлек сироп ясау өчен, ярты кило шикәр комы, 1 литр су, 3 грамм лимон кислотасы алына). Банкалар җылы сулы зур кәстрүл эченә тезеп утыртыла. Калай капкачларны банка өстенә җиңелчә генә ябып, ярты литрлы банкаларны – 10, ә 1 литрлысын 15 минут пастеризациялибез. Банкаларның капкачын тыгызлап ябып, компотны бүлмә температурасында суытабыз.

Сок

Сок ясау өчен, тәмам өлгереп җиткән җимешләрне җыеп алгач, берничә көн дәвамында салкынча урында пленкага җәеп тотабыз. 1 кг иргага кушарга 300-400 г шикәр комы, ярты кило кара яки кызыл карлыган кирәк була. Сокны җимешләрне пешекләп, төеп, берничә катлы марля аша сыгып, яисә махсус сок сыккыч аша чыгартып ясарга була. Хасил булган сыеклыкка шикәр комы кушып болгатабыз, сүрән утта шикәрен эретеп бетергәч, чиста банкаларга тутырып, өстенә калай капкач ябып, салкын, караңгы урында саклыйбыз.

Сироп

1 л ирга согына ярты кило шикәр комы салып болгатып, 15 минут дәвамында сүрән утта кайнатабыз. Стерильләштерелгән пыяла шешәләргә тутырып, савыт авызын бөкеләп, салкын урында саклыйбыз.

 

Чыганак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев