Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Исмәгөл ападан үзенчәлекле Ткемали

"Бу ризык турында мин үзем узган ел гына белдем әле. Казаннан кызым ясап алып кайткач, бу әчкелтем-баллы ризык, соус бик ошаган иде. Ә быел инде бергә ясадык бу грузин соусын. Итләр, балыклар өчен искитмәле ризык. Бигрәк тә тавык, куркә итлэре белән тәмле. Шашлык өчен ботенләй дә менә дигән инде. Тавык кыздырганда да шушы соуска бераз гына майонез салып майлап куя идем. Ясап карасагыз бер дә үкенмәссез."

- 5 кг. слива
- 600 гр. сарымсак
- 700 гр. песок (бераз киметергә дә була)
- 200гр.лы 1 банка Кавказская аджика

 

Бик каты җитешкән, йомшак сливаның төшен алып бераз песок салып куясы, шунда суланып йомшап тора.
Сарымсакны чистартып, иттарткыч аша чыгарасы һәм суы чыккан сливага кушасы, аджиканы, песокны өстэп, бөтенесен бергэ болгатып, ярты сәгать кайнатасы да банкаларга тутырып куясы. Сливаның кабыгын алып та эшләргә була, кемгә ничек ошый. Тэмле булсын, гаиләләрегез сәламәт булып, сөенеп ашасыннар.

Фото: скриншот инстаграм

https://www.instagram.com/ismegull/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X