Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Итле вак борай бәлеше

Рецепт.

Камыр:
- 650граммлы банка белән җылытылган сөт
- 4 аш кашыгы нерафинированный үсемлек мае
- 7 аш кашыгы рафинированный үсемлек мае
- 1 аш кашыгы майонез
- 1 йомырка сарысы
- 1 аш кашыгы тулыр тулмас тоз
- 1 аш кашыгы песок
- чуперә
- он салып йомшак итеп камыр басабыз, камыр өстенә әз генә он сибеп кабарырга куябыз.

Эчлек:
1.1.5 стакан борайны тоз салынган суда бүрттерәсе
2. Вак итеп туралган бозау, сарык һәм үрдәк итләрен үсемлек мае салынган табада бераз кыздырып алабыз.
3. 3 баш туралган суган салабыз.
4. 2 кишерне эре угычтан уып, ит янына салабыз.
5. Бераз кыздырганнан соң, уттан алып, бүрттергән ярманы һәм әз генэ сыер мае кушабыз. Камырны җәеп, эчлеген салып, вак бәлешләр ясыйбыз. Табага тезеп, духовкада пешерергә куябыз.

Тәмле булсын!

Фото: скриншот инстаграм

https://www.instagram.com/ismegull/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев