Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Кабартма яки йөрәк сыман булкалар

250 мл җылы сөт, 100 гр шикәр комы, 7 грамм чүпрәне бутап, 15 минутка җылы урынга куеп торабыз.

Аннан соң 50 гр йомшак ак май, 1 йомырка, вак-вак өлешләр белән 450-500 гр онны салып, йомшак, кулга ябышмый торган камыр басабыз да җылы урынга 1-1,5 сәгатькә алып куеп торабыз.

Камыр кабаргач, аны ун тигез өлешкә бүлеп, овал формасында җәябез. Өстенә көнбагыш мае сөртеп (кемгә ошый шикәр комы, корица сибә ала), төрәбез һәм очын-очка кушабыз. Җай гына кисеп, йөрәк формасына китерәбез.

Табага тезеп куйгач, сөлге белән каплап, 15 минут тотабыз. Кабартмалар кабаргач, өстенә йомырка сөртәбез һәм 180-200 градуска кадәр кайнарланган духовкага тыгып, 20 минут чамасы пешерәбез.

Пешеп чыккан кабартмаларны дымлы сөлге белән каплап, 5 минут чамасы тотарга кирәк. Шулай иткәндә, алар тәмам әзер булачак. Аннан инде каймак алырга да “сыпыртырга” гына кала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев