«Кабартмасыз сый булмый»
Һәр районның, төбәкнең үзенә генә хас ризыгы була. Яшел Үзәндә ул кабартма икән. Кадерле кунак киләме, мәҗлес-мазар узамы – хатын-кызлар тизрәк кабартмага камыр куя. Тагын шул нечкәлеген дә әйтим – һәр авылның үз остасы бар. Зур табын уздырасы булсалар, аны чакыралар. Олы Ачасыр авылында ул – Кадрия апа Гарәфетдинова. Аның кабартмаларын авылда авыз итмәгән кеше юк.
«АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ КӨЧ ТӘ, СӘЛАМӘТЛЕК ТӘ БИРӘ»
Хәер, кабартма Яшел Үзәннеке генә түгел. Кайбыч, Кама Тамагы, Буа якларында да әлеге милли ризыкны еш әзерлиләр, шул исәптән туган ягым Апаста да. Бездә Коръән ашларында тәлинкә төбендә юка, аның өстенә кабартма куялар. Әби-бабайлар табыннан торып киткәч, башта баскан токмачлы ашны нәкъ менә кабартма белән ашыйсың. Ышаныгыз, моннан да тәмлерәк ризык юк…
– Ә безнең районда юка пешермиләр, – ди Кадрия апа.
– Табынга кабартмагыз юкасыз чыгамы? – дим гаҗәпләнебрәк.
– Әйе, кабартманы без пирог өсләренә тезеп куябыз.
Кадрия апа өйдә үзе генә түгел иде – башларына ак яулык бәйләгән мөлаем мөселман апалары да бар. Шуларның берсе әнисе – 91 яшьлек Әминә апа Камалиева, икенчесе – Олы Ачасыр авылы мәдрәсәсе мөгаллимәсе Әлфинур апа Шиһапова. Әминә апа Апас районының Биеш авылында яши икән, улы гаиләсендә. Ачасырга исә, үзе әйткәнчә, «утырмага» килгән.
– Казаннан кунаклар кайта дигәч, Кадриягә көч биреп торырмын дип, мин дә кердем әле, – дип, кул биреп күреште Әлфинур апа. – Кадрияне бик дөрес эзләп тапкансыз. Авылда аның кебек тырыш, юмарт, аш‑суга оста булган бүтән кеше юк, – дип тә өстәде.
Кадрия апа чынлап та тырыш: ялгызы гына булса да, ике сыер асрый, җәен дистәләгән тавык‑чеби алып үстерә икән. Шуның өстенә, авылдагы алты әбине дә карый. Югыйсә үзенә дә 58 яшь тулган. Әле тагын төрле мәҗлесләргә камыр ризыклары пешерә, авылдагы «Зөбәрҗәт» фольклор ансамблендә чыгыш ясый. Олы Ачасыр мәчете каршындагы мәдрәсәдә укый, икенче классны тәмамлаган.
– Барысына да ничек өлгерәсез? – дим.
– Аллаһы Тәгалә көч тә, сәламәтлек тә бирә, әйтмәгәнем булсын, –дип елмайды.
Алты ел элек Кадрия апаның ире үлеп киткән, инфаркттан соң алты ай гына яшәгән.
– Ул вакытта улым өйләнгән, ә ике кызыбыз кияүдә түгел иде әле, – дип сөйләде ул. – Үлгән артыннан үлеп булмый, нишлисең, Аллаһы биргән гомерне генә яшибез. Берничә айдан кызларым бер‑бер артлы кияүгә чыкты. «Вәгъдәгез җиткәндер», – дип, туй ясарга да каршы килмәдем. Зурлап кыз озаттым, мәҗлес җыйдым. Балаларның вакытында оя корып, тормыш башлаулары хәерле. Мине генә саклап утырмаслар…
Бу самими апа белән күбрәк аралашкан саен, аның киң күңеллелегенә, сабырлыгына гашыйк буласың…
– Кабартма пешерергә каян өйрәндегез? – дим аш‑су остасына.
– Әнидән инде. Камыр ризыкларын яшьтән әзерли идем. Олы Ачасырга килен булып төшкәнгә, 34 ел булды. Төп йорт булгач, бездән кеше өзелмәде. Барысын да сыйларга кирәк. Татарда үзегез беләсез, камыр ризыгы әзерләмәсәң, табынның яме, ашның сые юк кебек…
– Тумышыгыз белән кайсы яктан? – дим.
– Яшел Үзән районының Танай авылыннан.
Икенче яктан Әминә апа тавышы ишетелә:
– Танай дип әйтелә генә ул, китапта аның тулы исеме «Татар Танае…»
– Сөбханалла, Әминә апа безнең сөйләшкәнне икенче яктан да ишетеп алган, – дим Кадрия апага.
– Әйтергә дә куркам. Әнинең колагы да яхшы ишетә, күзлексез бәйли, күрә. Зиһене әйбәт. Гомергә телгә үткен, эшкә батыр булды.
– Син үзең дә әниеңә охшаган инде, – дип куйды мәдрәсә остазы Әлфинур апа да.
«ӘНИДӘН УЗЫП БУЛМЫЙ»
Кадрия апа без килгәнче камыр өчен кирәкле ризыкларны әзерләгән иде. Сөтне җылыткан. Йомырканың сарысын агыннан аерып куйган.
– Йомырканың агын салмыйм, камырны катыра, – диде Кадрия апа.
«Бисмилла» әйтеп, аш‑су остасы эшкә кереште. Башта зур табакка йомырка, шикәр комы, тоз, чүпрә салды. Аннан барысын бергә миксер белән бутады. Янә шуңа җылы сөт, майонез өстәде. Яхшылап болгаткач, он кушып, камыр басты.
– Камыр бертөрле булып үзләнгәч кенә, эретелгән сары май салам, – диде Кадрия апа. – Гомумән, теләсә кайсы камырга майны соңыннан салырга киңәш итәм. Алай камыр йомшак та була, тиз кабара. Ә кабартмага мин өйдә ясалган сары май кушам. Әлбәттә, булмаса, кибетнеке дә ярый инде. Тик әбиләрдән калган рецепт буенча әзерлим, дисәң, һичшиксез, сары май кирәк.
Май өстәгәннән соң, янә азрак он салып, хуҗабикә эшен дәвам итте. Кадрия апа камырны ун‑унбиш минутлап басты. Шуннан:
– Булгандыр инде бу, әни, кара әле, – дип, күрше бүлмәдә башмак бәйләп утыручы Әминә апага эндәште.
Әминә апа җәлт кенә чыгып кызы янына килде дә:
– Йә, кулыңны ал әле, – дип, камырга күз салды. Һәм:
– Булган бу, кызым. Камырың кулга ябышмый инде, – диде.
Мин бу күренешкә гаҗәпләнеп тә, сокланып та карап торам… Менә бит ул тәрбия! Кадрия апа ничә еллардан бирле үзе кешеләргә аш‑су әзерләп йөри. Ачасырның әллә никадәр хатын-кызына кабартма пешерү серен өйрәткән. Ә үзе туксаннан узган анасыннан киңәш сорый!
– Әнидән узып булмый. Ул белми әйтми… – дип куйды Кадрия апа.
Хуҗабикә камырны изеп бетерде. Өстен кулы белән тигезләде дә:
– 25 ел фермада сыер саудым, – дип сүзен дәвам итте. – Ул вакытларны камырга кулымны тыкмадым – уклау белән изә идем. Сыер сауган кул бик ару да булмый бит. Фермадан киткәч кенә камырны кул белән ясый башладым. Әлбәттә, болай эшләү әйбәтрәк. Камыр тиз үзләнә.
Кадрия апа табакны башта сөлге белән төрде. Аннан өстенә бишмәт каплады:
– Ару әйберләр, аларны махсус камыр өчен генә тотам. Җылы булса, камыр ярты сәгатьтә кабара. Кабартмага юеш чүпрә яхшы, – дип тә өстәде тагын.
«МАТУРЛЫК ЯРАТАМ»
Аш-су остасының тәрәзә төпләренә күз салам: бер генә буш урын да юк. Ямь‑яшел булып помидор, чәчәк үсентеләре утыра. Урын җитмәгәч, кайсын өстәлгә дә куйган. Гөлләр исә идәнгә төшкән.
– Үсентеләргә яктылык кирәк, – ди Кадрия апа. – Гөлләрне шуңа идәнгә күчердем. Җәен килегез, бөтен ишек алды, бакча – барысы да чәчәккә күмелгән була. Матурлык яратам шул.
Ул да түгел хуҗабикә табын янына дәште.
– Юл кешесенең тамагы ач була, әйдә, сезгә дип гөбәдия пешердем, – диде. Тәмле итеп чәен ясады…
– Безнең Ачасырда катык ипи кебек үк ул, ансыз табын кормыйлар, – диде Кадрия апа. Һәм үзе ясаган катыкны авыз итәргә кыстады.
– Кадриянең катыгын аеруча яратабыз, – дип сүзгә кушылды Әлфинур апа да. – Һәр пәнҗешәмбе көнне авыл карчыкларына катык ясап тарата ул. Изге күңелле кеше инде, нәрсә дип әйтим…
– Мал сәдакасы, – ди Кадрия апа. – Булгач, кызганыч түгел. Сыерлар исән‑сау булсын, Аллаһы Тәгалә саулыгыбызны бирсен.
Сыер турында сүз чыккач, хуҗабикәдән сорап куйдым:
– Лаеклы ялдагы ялгыз хатынга ике сыер асрау нигә кирәк? Аның файдасы да юк дигәндәй.
– Сөте, катыгы, корты, эремчеге, каймагы, мае – тагын нинди файда кирәк, сеңлем? Гомергә сыер гаиләне туендыручы булды. Бүген дә шулай. Балаларым атна саен кайта, аларга тутырып җибәрәм. Сыер асрамаган күршеләремә, мәдрәсәдә бергә укучы хатын-кызларга сөт бирәм. Булгач, бирүедә күңелле. Булмаса – кыен. Сыерны акча дип кенә асрамыйсың бит, калганын гына тапшырам. Аннан, мәрхүм ирем исән чагында бик күп мал тоттык. Мин бу нигезгә килгәндә дә дистәләгән маллары бар иде. Хәзер сыерларны бетерсәм, каралты ятим кала. Мәрхүм ирем дә: «И, мин булмагач, бетерде бу малларны», – дип борчылып торыр кебек. Аякта йөргәндә сыерларны асрыйм әле. Кияүләрем яхшы, җәен кайтып, ел буена җитәрлек печәнне әзерләп китәләр. Балалар бик уңган минем, авылга кайткач, бер минут тик тормыйлар. Гел хезмәттә. Бергә эшләгәч, ашарга да күңелле…
Кадрия апа гел кыстый-кыстый сыйлый:
– Монысыннан да авыз итегез, –ди.
Баксаң, авылга концерт куярга килгән артистларны да аның йортына җибәрәләр икән. 2016 елның җәендә Ачасырга кино төшерергә бер төркем артист килгән. Ай ярым Кадрия апа йортында яшәгәннәр. Хуҗабикә аларга мунча ягып, аш, гөбәдия, бәлеш пешереп торган…
АВЫЛ БИЗӘКЛӘРЕ
Олы Ачасыр авылы каршындагы мәдрәсәдә 11 хатын‑кыз укый, диделәр миңа. Мөгаллимә Әлфинур апа Шиһапова шактый еллар авыл мәдәният йортында мөдир булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кергән. Кулына диплом алганнан соң, авылдаш хатын-кызларына әнә шулай дин гыйлеме укытырга булган.
– Шәкертләрнең уңышлары бик сөендерә, – диде Әлфинур апа. – Берничә ай эчендә гарәпчә укырга, язарга өйрәнделәр. Шул исәптән Кадрия дә. Мәҗлесләрдә дә Коръән укый. Бер булганнан бар да була инде, иң яхшы укучыларның берсе ул.
Авылның «Зөбәрҗәт» ансамбле турында да сөйләштек. Анда сигез хатын‑кыз йөри икән. Оешуларына өч ел гына булуга карамастан, төрле конкурсларда җиңүләр яулыйлар. Яшел Үзәндә булган төрле чараларга чыгыш ясарга йөриләр икән. Махсус күлмәкләр тектергәннәр.
– Ансамбль оештыру минем фикер иде, – диде Әлфинур апа. – Клубта эшләгәч, тәҗрибә бар. Олы Ачасыр элек-электән җыр‑моңга сәләтле авыл булып саналды. Кая гына барсак та, беренче урын безнеке иде. Шул заманда сәхнәдә йөргән хатын-кызларны бергә туплыйсы килде. Үзләренә бу турыда әйткәч, берсүзсез ризалаштылар.
– Ни өчен элегрәк ансамбль булып оешмадык икән дибез хәзер, – дип сүзгә кушылды Кадрия апа. – Авылның бизәге бит без. (Көлә – авт.) Күбрәк халык җырларын җырлыйбыз. Яңа чарага чакырганнарын кызлар белән көтеп кенә торабыз. Җәй көне – «Чишмә көнен», көзен «Бәрәңге бәйрәмен» уздырдык. Шунда камыр ризыклары да әзерләп бардым. Ансамбль белән дә чыгыш ясадык.
– Ә репетицияләр ничек уза? – дим. – Хуҗалык эшләрен ташлап, көн саен клубта йөри аласызмы?
– Чакырсалар, көн дә барыр идек әле! Атна саен концерт куймыйбыз бит. Конкурсларга, бәйрәмнәргә әзерләнгәндә, берәр атна репетиция ясап алабыз, шул җитә. Кич белән клубка җыелу аеруча күңелле. Күбебез фермада бергә эшләгән хатын-кызлар. Яшьлекне искә алып сөйләшәбез, көлешәбез. Аның менә шунысы кадерле.
«ЗАМАННАН КАЛЫШМЫЙБЫЗ»
Кадрия апа елмая‑көлә сөйләшсә дә, төп эше турында онытмый. «Булган бу», – дип, күбек кебек сап‑сары камырны куна тактасына төшерде дә пычак белән кискәләде.
– Моннан ике таба кабартма чыга, – диде.
Биш минут дигәндә, түгәрәкләрне әвәләп, җылы табага тезде:
– Биш‑ун минут эчендә алар табада тагын бер тапкыр кабарып алсын, – диде.
Ул арада Кадрия апа электр мичен җылытырга дип кабызып җибәргән иде. Кабартмалар 180 градус чамасында пешәргә тиеш икән.
– Элек кабартмаларны мичтә, ялкында пешерә идек, – диде хуҗабикә. – Хәзер мичле кешеләр калмады. Әйе, ялкында пешкән кабартма җиңелрәк, тәмлерәк тә була кебек. Тик без электр миченә дә ияләндек. Утын ягып торасы юк, тиз дә, рәхәт тә. Инде кабартманы мичтә пешерә дә белмимдер, онытыла бит.
«Бисмилласын» әйтеп, Кадрия апа түгәрәкләнеп киткән кабартмаларны пешәргә озатты…
Шуңа игътибар иттем: хуҗабикә вакыт‑вакыт телефонына карап ала. Нәрсәдер яза да.
– Кадрия апа, сез дә яшьләр кебек, гел телефонда ахры, – дим.
– И-и, – дип көлде хуҗабикә. – Ватсапта әллә ничә төркем бар: туганнар, авылдашлар, социаль яклау бүлегендә эшләүче кызлар белән язышабыз… Элек ничек яшәлгәндер, аз гына телефонга керми торсам, дөньядан артта калган кебек булам.
– Әле социаль челтәрдә күбебез үзенең битен булдырды, – ди Әлфинур апа. – Мин инде җитмешкә җитеп киләм. Кешедән калышмыйм дип кенә теркәлгән идем, кызык. Үзе бер дөнья.
– Интернет рәхәт нәрсә икән, – диде Кадрия апа. – Балалар белән аралашыр өчен дә яхшы, фотолар җибәреп кенә торалар…
Кабартмалар ярты сәгать дигәндә пеште дә. Май чүлмәге тышыннан билгеле булган кебек, кабартмаларның уңасы камырыннан ук күренә иде. Мамык кебек йомшак, күпереп торалар. Ә тәме.. Нәкъ менә безнең балачактагы кебек: әчкелтем дә, шул ук вакытта татлы да… Баскан токмач ашы гына җитми. Шуңа күрә кабартма пешерергә уйласагыз, иренмәгез, шулпа да куегыз. Телне йотарлык булачак.
КАДРИЯ ГАРӘФЕТДИНОВАДАН КАБАРТМА РЕЦЕПТЫ:
Кирәк булачак:
Сөт – ярты л
Йомырка – 3 данә
Шикәр комы – 100 г
Сары май – 150 г
Майонез – 1 аш кашыгы
Он – 4‑5 стакан
Юеш чүпрә – 50 г
Тоз – тәменчә
- Салабыз!
- Өстибез!
- Туглыйбыз!
- Агызабыз!
- Кушабыз!
- Изәбез!
- Салабыз!
- Басабыз!
- Төшерәбез!
- Кисәбез!
- Түгәрәклибез!
- Тезәбез!
Автор: Руфия Фазылова / Фотограф: Лилиана Вәлитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев