Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

"Кара җимешле тавык ите"

Рецепт.

Ингредиентлар:

тавык ите
бәрәңге
кара җимеш 10-12 шт
алма 1 зур яки 2 кечкенә
майонез 4 аш кашыгы
сарымсак 3 тырнак
аджика 1 бал калагы
тоз тәменчә

Тавыкны уртача кисәкләргә, бәрәңгене озынчалап, алманы бик калын итмичә телемпләп, кара җимешне, сарымсакны вак итеп турыйбыз. Соус ясыйбыз: майонез, сарымсак, аджиканы бергә болгатабыз. Тавыкны кара җимеш, тоз, соусның яртысын салып болгатабыз. Соусның калганын бәрәңге белән алмага салабыз, тоз сибәбез.
Духовкага куеп була торган капкачлы савыт алабыз. Чиратлаштырып катлап җәябез: бәрәңге белән алма, тавык, бәрәңге белән алма, тавык, бәрәңге белән алма. 190 градуста 1 сәгать пешерәбез.

Фото: скриншот с интсаграма

Айгөл Муллагалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев