Каты сыр
Рецепт.
2 л сөт
2 аш кашыгы тоз
6 йомырка
400 г каймак
200 г кефир
Сөтне тоз салып кайнатабыз. Каймакны йомырка белән туглыйбыз.
Сөткә каймак, кефир салабыз. Болгата- болгата кайнап чыкканчы тотабыз.
Килеп чыккан массаны 4 кат марля яки иләк аша уздырабыз һәм суы аксын өчен элеп куябыз.
4- 5 сәгатьтә сыр катырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев