Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Каймак торты

Рецепт.

  • 100 г сыер мае яки маргарин
  • 2 йомырка
  • 1 банка куертылган сөт (сгущенное молоко)
  • 1 чәй калагы аш содасы
  • 8 аш кашыгы шикәр комы
  • 1 аш кашыгы какао


Крем өчен:
 

  • 600-700 г каймак
  • 100 г шикәр комы

 

  1. Эретелгән майны йомырка белән болгатабыз..
  2. Куертылган сөт кушабыз, болгатабыз.
  3. Аш содасын уксус белән күпертәбез һәм камырга кушабыз.
  4. Аз-азлап он салабыз, куе камыр ясыйбыз.
  5. Аны икегә бүләбез һәм берсенә какао салып, болгатабыз һәм майлы табага салып 180 градуслы мичтә 15-20 минут пешерәбез.
  6. Ул арада крем ясыйбыз: шикәр комы һәм каймакны бергә болгатабыз.
  7. Әзер коржларның кырыен тигез итеп түгәрәкләп кисәбез. Калдыкларын ваклыйбыз.
  8. Һәрбер коржны крем белән майлап кат-катлап куябыз. Тортның кырыйларын корждан калган валчык белән сибәбез.
  9. Әзер торты суыткычка куеп суытабыз.

Тәмле булсын!

Фото: https://vk.com/tatarshlari

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев