Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

“Казан” котлеты

Рецепт.

130-150 г Ит

1-2 Йомырка

25 г Башлы суган

15 г Май

130 г Бәрәңге

20 г Җиләк-җимеш

20 г Атланмай

Тоз Борыч Яшел тәмләткечләр

Сыер яисә бозау итенең сөяксез йомшак җирен суган белән бергә иттарткычтан ике кат чыгаралар да, тоз, борыч сибеп, йомырка сыткач, яхшылап болгатып изәләр. Әзер итне, бүлгәләп, кабартма кебек җәяләр һәм һәр кайсына эчлек салалар.

Эчлек әзерләү өчен йомырканы каты итеп пешереп ваклыйлар, суганны вак кына турап майда кыздырып алалар да, тоз, борыч сибеп, барысын бергә болгаталар.

Эчлек салган ит кабартмалыраннан сумса шикелле итеп озынча котлет ясыйлар. Котлетларны чи йомырка белән майлагач, вак кына итеп туралган күмәчтә әвәлиләр һәм майда йөздереп кыздырылар, аннары аз гына духовкага куеп алалар.

Пешкән котлетны бизәкләп кисеп кыздырган ипи кисәге өстенә куялар, янына кыздырган бәрәңге, консервланган җиләк-җимеш салалар,  яшел тәмләткечләр белән бизиләр. Табынга чыгарганда котлет өстенә бер кисәк атланмай куялар яисә савытта томат соусы бирәләр.

https://tyk.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X