Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Кәбестә сумсасы рецепты

Рецепт.

Камыр өчен: 1 кг он, 2 стакан су, 2 бал калагы тоз.

Эчлек өчен: 1 кг кәбестә, 3-4 суган, 200 г терлек мае, 2 помидор яки 1 аш кашыгы томат пастасы, тоз, борыч, кыздыру өчен үсемлек мае.

1 баш кәбестәне вак итеп турарга, шуңа туралган суган, сарымсак, помидор яки томат пастасы, тоз, борыч, май кушып яхшылап болгатырга.
Кәбестә катнашмасыннан кызган майлы табага салып, томалап, болгата-болгата пешерергә. Әзер булгач, ут өстеннән алып суытырга.

Гадәти камыр басарга, ул 10-12 минут торганнан соң, 50 г лы кисәкләргә бүлгәләргә. Шуларны юка гына итеп җәеп, 1 аш кашыгы эчлек салып, камырның кырыйларын озынча яки ярымай сыман итеп тоташтыралар.

Сумсаның ике ягын да майда йөздереп кыздыралар.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев