Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ: салкын тиюдән ышанычлы дару

Кышын организм «арый», аңа витаминнар җитми, салкын тиюләр башлана. Кыйммәтле дааруларның ярдәм итәсенә дә ышаныч аз. Шуңа да сезгә аптека даруларына альтернатива тәкъдим итәбез. Әлеге витамин катнашмалары өй шартларында бик җиңел әзерләнә. Алар үз кулларыгыз белән ясалган натураль продукт та, организм өчен бер зыяны да юк. Баночкалардагы витаминнарга карый күбрәк булышыр дип ышанып калабыз.

Рецепт №1
Кирәкле ингредиентлар:
1/2 стакан йөзем;
1 стакан әстерхан чикләвеге;
0,5 стакан миндаль (кедр чикләвеге);
2 лимон тышы;
150 г бал;
0,5 стакан күрәгә;
0,5 стакан кара җимеш.

Йөзем, чикләвекләрне, лимон тышын иттарткыч аша чыгарабыз. Калган кипкән җимешләрне кушабыз. Караңгы урынга куеп 1-2 көнгә калдырыгыз. Аннан суыткычта саклагыз. Олыларга көненә 3 тапкыр 1-2 аш кашыгы, 3 яшьтән олырак балаларга көненә 2 тапкыр 1 бал кашыгы эчәргә кирәк. Курс: 10 көн.

Рецепт №2
Ингредиентлар:
200 г күрәгә;
200 г кара җимеш;
200 г әстерхан чикләвеге;
200 г инжир;
200 г йөзем;
200 г бал;
1 лимон;
50 мл коньяк.

Лимон һәм кипкән җимешләрне иттарткыч аша үткәрәбез. Бал һәм коньякны аерым савытта болгатабыз. Аннары бөтенесен бергә кушабыз. Әзер! Суыткычта саклыйбыз, 10 көн дәвамында ашар алдыннан 1 аш кашыгы эчәбез.
Әлеге рецептлар иммунитетны ныгытырга ярдәм итәр, салкын тиюләрдән саклап калыр.

http://sabantuytatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев