Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

ХӨРМӘ САЛАТЫ

Кара көздә әфлисүн төсендәге кәеф бүләк итик! Моның өчен хөрмә, кәҗә сыры, пешкән чөгендер кирәк булчак. Салат тиз ясала (алдан чөгендерен генә пешереп куегыз). Ингредиентларны тигез пропорциядә алабыз.

Кирәк:

* хөрмә;
* чөгендер;
* кәҗә сыры;
* эрбет чикләвеге;
* зәһтүн мае;
* бәлзәм серкәсе;
* тоз, борыч;
* рәйхан (базилик).

 

Эш барышы:


1. Хөрмәне урталай бүләбез һәм эчен кисеп алабыз. Юка итеп телемлибез.


2. Пешкән чөгендерне әрчеп, шулай ук 2-3 мм юкалыкта телемлибез. 

3. Чөгендер телемнәренә коры табада кыздырылган эрбет чикләвеге өстибез. Тоз һәм борыч сибәбез. Зәйтүн мае агызып болгатабыз.


4. Бәлзәм серкәсе сибәбез.


5. Сай тәлинкәгә хөрмә, эрбет чикләвеге сибелгән чөгендер телемнәрен, сыр кисәкләре шакмаклары тезеп чыгабыз. Рәйхан яфраклары белән бизибез. 


6. Тәмнәр палитрасын тояр өчен, барлык ингредиентларны бергә кабарга киңәш итәм.

фото: Марина Дмитриева

http://www.syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев