Хуҗабикә белергә тиешле 4 файдалы киңәш
Гөмбә юу сере Шампиньон гөмбәсен чисталыгы шик калдырмаслык итеп юу өчен ләгәнгә су тутырып, шуңа бер-ике кашык гадәти он салырга кирәк. Болгатып алгач, гөмбәләрне шушы суда юарга. Он шампиньондагы бөтен тузан-пычракны үзенә сеңдерә. Шуннан соң инде гөмбәләрне чиста суда чайкап алырга гына кала.
Май сеңдермәсен
Баклажан майны бик нык сеңдермәсен өчен, кыздырырга салганчы, 5 минут чамасы пешереп алырга кирәк.
Он хикмәтләре
Аны сатып алганчы, иң элек җитештерү датасына игътибар итегез: яңа гына тарттырылган он камыр ризыгы өчен бармый. Начар күперә, тәме дә искитәрлек булмый. Тегермәннән чыкканнан соң онга якынча бер ай чамасы “өлгерергә” кирәк.
Йомырка урынына
Суыткычта йомырка бетеп китсә, ит фаршына бераз гына гөмбә яки баклажан өстәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев