Кефирдан тәмле кабартмалар
Хуҗабикәләргә уңайлы рецепт
Камыр өчен :
-1 стакан - кефир
-0.5 стакан - үсемлек мае
-1 пакетик (11 грамм) коры чүпрә
-1 ч.к- тоз
-1 аш калагы- шикәр комы
-1 йомырка
-ванилин
-3 стакан- он ,он бераз гына азрак булырга да мөмкин .
Шушы составтан катырак кына итеп камыр изәбез. Кефирга үсемлек маен салып аз гына җылытып алабыз, шуңа тоз, йомырка, шикәр комы, ваниль, чүпрә салып яхшылап болгатабыз, шушы катнашмага он кушып камыр изәбез, кабартырга җылы урынга куябыз, бик тиз күтәрелә, кабартмаларны ясап, бер 10-15 минут аз гына кабартып алып, кызган мичкә пешерергә куябыз. Бик тәмле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев