Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Кока-кола: сөякләрне купшакландыра, организмдагы кальций, магний, цинкларны кудыра

Бер стакан (250 мл) кока-кола эчү берьюлы 10 бал кашыгы (якынча бер тәүлек нормасы) шикәр комы ашауга тиң.

  • Бер стакан (250 мл) кока-кола эчү берьюлы 10 бал кашыгы (якынча бер тәүлек нормасы) шикәр комы ашауга тиң. 10 минуттан соң бу күләмдәге шикәр укшыта башлар иде, тик эчемлектәге фосфор кислотасы шикәрнең тәэсирен “каплап” тора.
  • 20 минуттан кандагы инсулин күләме кискен “сикерә”. Бавыр шикәрне майга әйләндерә башлый.
  • 40 минуттан эчемлектәге кофеин канга сеңеп бетә. Күз алмалары зурая, кан басымы күтәрелә, йокы кача.
  • 45 минуттан организм дофамин дигән гормоннар барлыкка китерүне кинәт арттыра. Әлеге гормоннар баш миенең рәхәтлек өчен җавап бирә торган өлешенә тәэсир итәләр. Кайбер наркотиклар да организмга шулай ук тәэсир итә.
  • Бер сәгатьтән эч күбә һәм эчәклекләрдә газлар барлыкка килә.
  • Сәгатьтә 20 минуттан организмдагы кальций, магний, цинк һәм натрий сидек белән күпләп чыгарга тотына.
  • Бер сәгать 40 минуттан кеше юк-барга да психлана башлый һәм хәлсезләнә. Организмга су җитми, кешенең яңадан кока-кола эчәсе килә башлый.
  • Кока-кола хатын-кызларга бигрәк тә көчле тәэсир итә икән. Америка галимнәре ике меңнән артык хатын-кызны тикшергәннәр һәм бу эчемлекне даими эчүче хатын-кызларның сөякләре купшаклануын, тиз сынучанга әйләнүен ачыклаганнар. Ә менә ирләргә кока андый көчле йогынты ясамый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев