Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Кубанские штрумбы

Рецепт.

Камыр очен:

  • 1йомырка,
  • 130 мг, су,
  • тоз,
  • он.

Эчлек:

0,5кило фарш, тоз-кара борыч, томат пастасы 50гр, кефир яки каймак 70гр, 2лавр яфрагы (лавр яратмаучылар, салмасагыз да була), 1зур башлы суган, 1помидор, 2бармак сарымсак. Фаршка кирәкле ингредиентларны кушып яхшылап болгатасы, камыр басып юка итеп җәясе һәм шул камырга итне җәябез дә, рулет формасында төрәбез, кисәкләргә булгәлибез. Гадәттә әлеге тәм-томны ике ягын да майлы табада кыздырып, аннан су өстәп пешерәләр. Ә мин табада башта суган, кишерне әзрәк кыздырып алам, аннары рулетлар әвәләгәнче, ул кишер-суганга кайнар су өстәп , 20 мин чамасы томалап пешерәм. Аннары рулетларны пешкән кишер-суган өстенә тезеп, каплап, парда пешерәсе була. Рулетлар газ өстендә, якынча 40 мин. пешә. Шуның белән, әзер дә була.

Автор: https://www.instagram.com/rafilya_tatarcha_receptlar/

Фото: скриншот инстаграм

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев