Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

КУКУРУЗА ОНЫННАН БЕЛЕН

Кукуруза онының файдасын барыбыз да беләбез. Ул пешекчеләр һәм кулинарлар тарафыннан гына түгел, диетологлар тарафыннан да мактала. Без бала чакта кукуруза оныннан сап-сары ипи пешерәләр иде. Үзе матур, үзе бик тәмле була торган иде алар. Әлегә ипигә тотынмый торыйк, ә менә һәр күзәнәге саен берәр кояш булган искиткеч тәмле кукуруза коймаклары белән бүген үк сыйлана аласыз.

Марина Дмитриева

 

Кирәк:

* кукуруза оны – 100 г;

* йомырка - 2 данә;

* сөт өсте (сливки) 10% – 100 мл;

* тоз - бер чеметем;

* шикәр комы – 1 чәй кашыгы;

* җиләк, каймак;

* үсемлек мае.


 

 

Эш барышы:

 

1. Савытка ике йомырка сытабыз, 100 мл сөт өсте, чәй кашыгы шикәр комы, тоз өстәп, күпертәбез.

 

2. Шул савытка иләктән иләп кукуруза оны салабыз. Камырны 30 минутка җылы урынга алып куябыз.


 

3. Табаны кыздырып, үсемлек мае тамызабыз. Шуңа камырны салып, һәр ягыннан ярты минут чамасы кыздырабыз.

 

4.  Беленне каймак һәм җиләк белән бизибез.


фото: Марина Дмитриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев