Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

 Күзикмәккә төрелгән сыр

 Күзикмәккә төрелгән сыр

Кирәк:

* күзикмәк (лаваш);
* пармезан сыры (яки башка каты сыр);
* тавык йомыркасы;
* сыер мае - 20 г.

 

Эш барышы:

1. Сырны 5 мм калынлыкта итеп турыйбыз. Күзикмәкне ачып, эченә сыр төрергә әзерләп куябыз.



2. Сыр кисәкләрен күзикмәккә төрәбез.


3. Йомырканы яхшылап күпертәбез һәм аңа "конвертларны" манып алабыз, барлык якларыннан да сылыйбыз.


4. Табаны кыздырып, май сөртәбез. "Конвертларыбызны" җөе белән аска каратып салабыз. 


5. Табаны капкачы белән каплап һәр яктан 1.5-2 шәр минут кыздырабыз.


6. Әзер "конвертларны" кайнар килеш каһвә янына куябыз.


Тәмле булсын!

Марина Дмитриева

http://syuyumbike.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев