Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Лагман+бишмармак

Телеңне йотарлык тәмле ризык рецепты.

   Иң башта суган һәм сарымсакны кыздырабыз, кишер салабыз, 7-8 минут кыздырганнан соң тавык итен турап салабыз һәм төсе үзгәргәнче  5 минут кыздырабыз, аннан болгар борычы турап салабыз. Алар кызган арада соус ясыйбыз: томат пастасы, әче (острый) кетчуп, төелгән борыч, су. Аннан соң әлеге соусны да кыздырыла торган массага салып җибәрәбез. Укроп, яшел суган, тоз өстибез. Әзерләнеп беткәнче утта тотабыз. Бишмармак ризыгы өчен диелгән токмачны суда пешереп алабыз. Табынга чыгарганда токмач өстенә подливка формасында салып чыгарабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев