Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Әлбә - нәрсә ул һәм аны ничек ясайлар?

Әлбә үл татарның хәзер югалган чәй ризыгы. Аны бик әз кеше генә пешерә. Ашап караганнар ярата. Ә менә олыларга әйтсәң, "әйе, хәтерлим шул" - дип искә төшерә. Гади генә әйткәндә, майлы, онлы, баллы ботка инде ул әлбә дигәнебез. Берни дә булмаган вакытларда чәй эчкәннәр аның белән. Бик җиңел пешерелә.

Ничек пешерергә:  Ярты кило сыер маен кәстрүлгә салып, плитәгә эретергә куярга. Икенче кәстрүлгә ярты стакан бал, ярты стакан шикәр комы салып әкрен генә утка плитәгә куярга. Әледән әле болгатып торырга кирәк. Май бераз кайнагач, аз-азлап кына болгата-болгата он салабыз. Әлбәбез куе манный боткасы кебек булырга тиеш. Он тәме килеп тормый башлагач, икенче кәстрүлдәге кайнаган бал белән шикәр комын, онлы кәстрүлгә салып болгата-болгата бераз плитә өстендә тотабыз. 
Майлары оннан аерылып чыкмасын өчен, плитәне сүндергәч тә, әлбә суынганчы болгатып торырга кирәк. 

Менә шундый бюджетлы татар пудингы килеп чыга.

Рецепт һәм фото авторы - Элмира Нигмәтҗанова

Чыганак: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X