Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Лимон пирогы

Тәмле лимон пирогы пешерү ысулы

250 г каймак
110 г сыер мае
1/2 бал калагы сода
2 стакан он
1 стакан шикәр комы
1,5 лимон/әфлисун
1 йомырка сарысы
шикәр оны

Каймакны сода, сыер мае белән борлгатабыз.

Аз-азлап он салып камыр басабыз. Камыр кулга ябышмаска тиеш.

Әфлисун һәм лимонны берничә кисәккә бүләргә, блендер ярдәмендә вакларга һәм 1 стакан шикәр комы салып яхшылап болгатырга.

Камырны ике өлешкә бүләргә һәм берсен майлы табага салырга, камырны табаның кырыена күтәрергә.

Тигез итеп лимон һәм әфлисун эчлеген салырга.

Икенче кисәк камыр белән эчлекне капларга һәм табадагы камыр белән тоташтырырга.

Пирогны өстен тугланган йомырка сарысы белән майларга.

Пирог кызган мичтә 30 минут пешә.

https://vk.com/kizik_mizik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев