Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Лимонлы печенье

Рецепт.

2 йомырка, ½ кап маргарин, 1 стакан шикәр комы, ярты лимон, 3-4 стакан он, кашык очында чәй содасы, табаны майлау өчен үсемлек мае, өстенә сибү өчен шикәр оны.

Йомыркага йомшартылган маргарин салып болгатырга. Шикәр комы, кабыгы белән бергә угычтан үткәрелгән лимон, чәй содасы һәм он кушарга.
Каты камыр барлыкка килергә тиеш. Камырны 20 минут суыткычта тотканнан соң, иттарткыч аша үткәрергә һәм 4-5 см лы кисәкләр кисеп, майланган табага тезәргә.
Печеньеларны 150-160 градуслы кызган духовкада алтынсу төскә кергәнче пешерергә.
Әзер печеньеларга шикәр оны сибәргә.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев