Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Мандарин сайлау серләре

Мандарин диюгә, борынга Яңа ел исе килеп бәрелгәндәй була. Кояш кебек җете, матур бу җимеш бәйрәм табынының алыштыргысыз сые санала чөнки. Ләкин аның да төрлесе була.

Шуңа күрә бу юлы мандарин сайлау серләренә тукталып үтәсе иттек.

Кабыгы. Цитрусның кабыгы никадәр җетерәк төстә булса, җимеше шуның кадәр өлгергәнрәк, димәк, тәмлерәк дип уйлыйбыз. Ләкин, белгечләр әйтүенчә, өлгергән җимеш, кызгылт сары төстән тыш, сап-сары яки хәтта яшькелтрәк тә булырга мөмкин. Шуңа күрә төсенә түгел, ә кабыгына игътибар итәсе: өлгереп җиткәненең кабыгы тизрәк куба. Аннан бармак белән басып карарга да онытмагыз: бик җиңел батып керә икән, җимеш йә бозыла башлаган, йө өшегән дигән сүз.

Тәме. Татлысын яратсагыз, Израиль һәм Мароккодан китерелгәнен сайлагыз. Марокко җимешләре ваграк, ямьшәйгәнрәк рәвештә була. Ә менә Төркия, Грузия һәм Абхазиядән китерелгәннәре уртача зурлыкта һәм әчкелтемрәк. Шунысы әйбәт: нитратлардан шикләнәсе юк. Ник дигәндә, андагы лимон кислотасы үзе үк җимештәге зарарлы матдәләрне юкка чыгара.

Файдасы. Мандарин Көнчыгышта борын-борыннан цитруслар арасыннан иң файдалысы булып санала. Сәбәбе – канны суыта. Суыту дигәндә, Көнчыгыш аксакаллары канны сыегайтуны күздә тота. Шуңа күрә кан тамырларында тромблар булдырмас өчен кулланыла. Мандарин бавыр эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта. Ә инде судан, углеводлар һәм азык җепселләреннән генә торуы, ягъни калориясез булуы, организмдагы майны таркатып, ябыгуга китерә. Моннан тыш әле  кәефне дә күтәрә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/12/131022/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев