Майонез астында төелгән ит
Аш-су

Майонез астында төелгән ит

Рецепт.

500 г ит
200 г сыр
3-4 йомырка
100 г майонез
5-6 аш кашыгы он
тоз.
Кыздыру өчен үсемлек мае.

Итне 5 мм калынлыктагы телемнәргә турарга һәм ике ягын да тапарга. Тоз, борыч сибәргә.

Сырны эре угычта уарга.

Сыр, йомырка, майонез, тоз һәм онны болгатырга.

Итне камырга манып алып, үсемлек маенда кыздырырга.

https://vk.com/tatarshlari


Нет комментариев