Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Писүкле кәнфит рецепты

Бу кәнфит узган гасырның «дефицит» чәчәк аткан 80-90 елларында аеруча популярлык казанды. Кибет киштәләрендә татлы ризык сирәк күренгәнгә, хуҗабикәләр аны бик яратып әзерлиләр иде. Түбәндә шул кәнфитнең рецептын тәкъдим итәбез. Әзерләп карагыз, әле дуслар.

 

Кирәк булачак:
1 кап атланмай

250 гр 20 %лы каймак

1 кг шикәр комы

ӘЗЕРЛИБЕЗ: 

  1. Майны эретеп 20 %лы каймак кушарга һһәм яхшылап болгатырга.
  2. Массаны кайнатып чыгарырга һәм 1 кг шикәр комы өстәп, 30 минут кайнатырга.
  3. Әлеге массаны майланган форма яки табага салырга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев