Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Сабировлар гаиләсе белән дөрес туклана башлыйбызмы?

Популяр артистлар сәхнәдә генә түгел, үз өендә дә кеше күз алдында. Мәсәлән, юморист һәм җырчы Данир Сабировның кичләрен ни ашаганына кадәр беләбез без. Тутырылган ташкабак рецептын артистның хатыны Миләүшә үз аккаунтына куйган.

Кирәк:

2 уртача ташкабак;
2 помидор;
фарш;
сыр;
1 йомырка;
кирәгенчә тоз, борыч;
1 кашык каймак.

Ташкабакны икегә ярып, эчен чистартабыз. Аерым савытка салып торабыз. Эчлек өчен: ташкабакның эчен, фарш, тавык йомыркасын, кирәгенчә тоз, борыч, каймак салып, яхшы болгатабыз. Әзер эчлекне ташкабакка тутырабыз. Өстенә туралган помидор һәм кыргычтан чыгарылган сыр сибәбез.

Алдан җылытып куелган духовкага ташкабакларны 15-20 минутка тыгабыз. 

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев