Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Шампиньон гөмбәсеннән аш

Тәмле аш рецепты.

3 л тавык шулпасы яисә су, 400 г шампиньон гөмбәсе, 1-2 бәрәңге, кишер, суган, 200 г сливочный сыр, укроп, 4 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз, борыч.

Кишер белән суганны үсемлек маенда кыздырып алабыз. Шул ук табада гөмбәләрне кыздырабыз. Кайнап торган шулпага сливочный сыр салып, яхшылап болгатабыз. Бәрәңге өстибез. Кыздырылган кишер белән суганны шулпага салабыз. Кыздырылган гөмбәне өстибез. Барысын салып бетергәч, бәрәңге әзер булганчыга кадәр пешерәбез. Табынга биргәндә укроп салып, эссе килеш чыгарабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев