Шарлы кабымлык
Табынга тәмле ризык
Моның өчен безгә кирәк:
‣Тавыкның йомшак ите- 200 гр
‣Шампиньон гөмбәсе - 100 гр
‣Башлы суган- 1 данә
‣Сыр - 100 гр
‣Йомырка - 3 данә
‣Каймак (яки майонез) - 1-2 аш кашыгы
‣Сыек май – кыздыру өчен
‣Соус Терияки – бизәү өчен
Вак итеп суганны һәм гөмбәне шакмаклап турыйбыз, сыек майда алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз, әзер массага тавык итен турап салабыз, йомырка агын, сырны кырабыз, бер кашык каймак яки майонез салып болгатабыз.Түгәрәк шарчыклар ясап, йомырка сарысында әвәлибез. Тәлинкәгә тезгәч, соус белән бизибез. Тәмле булсын!
Чыганак: https://t.me/jarimiparim
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев