Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Шашлык өчен искиткеч тәмле соус

Әлеге үзенчәлекле ризыкны кавказча соус белән ашарга тәкъдим итәбез

Моның өчен 2 аш кашыгы томат пастасы, 1 стакан кайнаган су, чама белән петрушка, укроп, кинза, яшел суган, базилик, бер баш суган, 5 тырнак сарымсак, тәменчә тоз, кориандр, имбир,  хмели-сунели, “аджика” тәмләткече кирәк.
 Эш тәртибе: томат пастасын һәм суны кәстрүлгә салып болгатып, кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыккач болата-болгата 5 минутта тотабыз. Шул арада суган һәм барлык яшел тәмләткечләрне вак итеп турыйбыз. Аннан суганны соуска салып уртача утта болгатып  5 минут пешерәбез. Уттан алгач туралган барлык яшелчә үләнне һәм тәмләткечләрне салып болгатабыз. Ахырдан төелгән сарымсак өстибез. Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев