Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Шарлотка

Шарлотка рецепты.

Кирәкле ингредиентлар:

4 йомырка;

1 стакан шикәр комы;

1 стакан он;

½ чәй кашыгы тоз;

½ чәй кашыгы сода;

3-4 уртача зурлыктагы алма.
Эш барышы: йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Тирән савытта йомырка агына ½ стакан шикәр комы кушып, күбекләнгәнче яхшылап болгатабыз. Сарысын калган шикәр белән күпертәбез һәм агы янына салабыз, барысын бергә бутыйбыз. Катнашмага әкренләп он, тоз, сода өстибез. Төерләр калмасын өчен, һәрвакыт болгатып торабыз. Камыр каймак куелыгында булырга тиеш.

Юылган алманы турап, майлаган табаның төбенә тезәбез. Алар капланырлык итеп, өстенә камыр агызабыз.

180 °Ска кадәр җылытылган мичтә 30–45 минут пешерәбез.

Шарлотканы өстәлгә биргәндә, шикәр оны сибәргә, җиләк-җимешләр белән бизәргә була.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X