Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

 Шәрыкча чикләвекле рулет

Пәхләвәгә охшаш ризык бу. Терлек мае кушылмыйча әзерләнә – җиңел дә, файдалы да. Чәй табынына – менә дигән!

Кирәк:

* 1/2 кап (250 г) чүпрәсез, катламлы камыр;
* 50 г фундук чикләвеге;
* 1 аш кашыгы песок;
* 1/2 чәй кашыгы дарчин (корица);
* майлар өчен 1 аш кашыгы үсемлек мае;
 
Сироп:
* 100 мл су;
* 3 аш кашыгы песок;
* бер чеметем дарчин;
* 1 аш кашыгы бал;
* мандарин, лимон яисә апельсин телеме.
 
 

Эш барышы:

1. Коры табада чикләвекне кыздырабыз. Суытып, кабыгыннан арындырабыз. 


2. Аннан, блендер белән ваклатып, аны песок, дарчин белән кушабыз. Бу – булыр эчлек.



 
3. Камырның бер катламын бик юка итеп – 1 мм юкалыкта җәябез. Өстен үсемлек мае белән майлагач...





...эчлек салып чыгабыз. Аны кашыкның арткы ягы белән изгәлибез. Чикләвекле эчлек майлы булганлыктан, ул камырга яхшы ябыша.




5. Хәзер инде рулетларга төреп, кырыен бөреп алабыз һәм, кыйгачлап, 2 см ара калдырып кечкенә рулетларга кисәбез.


 
6. Табага махсус кулинар җәймәсе җәеп, рулетларны шунда тезәбез, 230 градуска кадәр җылытылган духовкага тыгабыз. 20-25 минут чамасы вакыт эчендә өсте кызарып, пешеп җитәргә тиеш.


 
7. Духовкадан алып, тәмам суынганчы тотабыз. Шул арада рулетларга салып сеңдерер өчен сироп ясыйбыз. Аның өчен песок белән дарчинны суга салып, 7-10 минут сүрән утта кайнатып алабыз.




8. Кул астында булган цитруслыларның бер телеменнән (кайсы да ярый – лимон, апельсин, мандарин) берничә тамчы сут сыгып өстибез. Кайнау кергәч, уттан алып, 1 аш кашыгы бал салып эретәбез. Суынгач, әлеге сироп кесәл кебек булырга тиеш.



ИГЪТИБАР! Рулетлар да, сироп та сеңдерер алдыннан һичшиксез суынган булырга тиеш. Шулай итеп эшләсәң генә алар җебеп тә китмәс, кетердәп торыр.
 
9. Суынган рулетлар өстенә сиропны берничә кат агызып сеңдерәбез. Аннан берәр сәгатькә суыткычка куябыз.



Әзер рулетларны табынга чәй янына чыгарабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!



фото: М. Дмитриева

Марина Дмитриева

http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев