Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

СЫР РЕЦЕПТЫ

Рецепт.

1 л сөт, 1 кг эремчекне болгатып чуенда җылытасы (сыворотка барлыкка килгәнче), дуршлакка саласы һәм сөзәсе. Сөзелгән каты эремчеккә 2 йомырка, 1 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы сода, 100 г сыер мае салып изәсе. Шуны антипригар табага салып җебетәсе. Болгатканда төерчекләрен сытырга, бетерергә тырышырга кирәк. Сузыла торган масса барлыкка килә. Берәр савыт төбенә целофан пакет җәеп агызабыз һәм суынгач ул шул форманы ала. P.s. Өшетелгән эремчектән сыр ясау кулайрак.

Фото: скриншот инстаграм

Айгөл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X