Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

сыр, йогырт һәм чили борычы белән пешерелгән яшелчәләр

Әлеге ризыкны пешерү өчен: 3 баклажан, 3 болгар борычы, 1 кызыл чили борычы, 3 помидор, 200 грамм сыр, 400 мл йогырт, бал кашыгы очында төелгән кара борыч.

Баклажанның әчесен алабыз. Моның өчен аларны буе белән кисәбез, зур тәлинкәгә салабыз һәм тоз сибәбез, 20 минуттан салкын суда юабыз һәм сөлге белән киптерәбез. 

Помидорны – телемләп, борычны таяк формасында һәм боҗралап турыйбыз. Чили борычын боҗралап турыйбыз, орлыкларын алабыз. Сырны эре угычта уабыз. 

Тирән пыяла савытны кара борыч һәм зәйтүн мае белән ышкыйбыз. 

Яшелчәләрне матурлап, савытка салабыз. Баклажан, помидор, борыч, берничә боҗра ачы борыч, сыр, йогырт – шундый тәртиптә салабыз. 

180-200 градуска кадәр җылытылган духовкага салабыз. 

Барлыгы 1 сәгать 20 минут вакыт кирәк.

http://sarman-rt.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев