Сырлы-бәрәңгеле коймак
Бик тәмле, туклыклы рецепт белән уртаклашабыз
Безгә кирәк була:
‣Йомырка - 3 данә
‣Бәрәңге - 5 данә
‣Тоз - бер чеметем
‣Кайнар сөт - 400 мл
‣Яшеллек (укроп)
‣Сыр ( сулугуни) - 70 гр
‣Сыек май - 4 аш кашыгы
‣Он - 150 гр (+-)
‣Каймак - табынга куйганда
Бәрәңге боламыгына йомырка сытабыз, кайнар сөт, тоз, сыек май, укроп һәм он кушып болгатабыз, сыр кырабыз. Әзер массаны сүрән утта кызган табада ике ягын әйләндереп пешерәбез. Коймак юка гына килеп чыга, әйләндергәндә ертылмасын өчен саграк булырга кирәк. Табынга каймак белән тәкъдим итәбез. Тәмле булсын!
Чыганак: https://t.me/jarimiparim
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев