Тәмле коймаклар
Рецепты бик гади.
Камыры өчен:
700 грамм сөт;
2 күкәй;
1 кашык шикәр комы;
0,5 бал калагы сода, тоз;
1 стакан он кирәк булачак.
Зур коймаклар ясап пешерәбез дә, эремчекле эчлекне салып төрәбез. Эчлек болай ясала:
400 грамм эремчек;
2-3 күкәй сарысы;
кирәгенчә шикәр комы, ванилин; йөзем кушарга мөмкин.
Бик гади һәм бик тәмле дә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев