Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Тәмле шашлык пешерәм дисәң 8 киңәшне истә тот

Шашлыкка дигән итне нинди зурлыкта турау ел фасылына бәйле. Билгеле, эрерәк туралганнары сусылрак булып пешә. Әмма көзен һәм кышын әзерләгәндә, кечерәк ит кисәкләре яхшырак. Алары тизрәк пешәчәк.

  • Тәҗрибәле шашлык пешерүчеләр маринадлаганда тоз салмый, аны азактан гына сибә. Тозлы маринадта озак яткан ит катылана.
  • Иткә суган тәме сеңсен өчен, аны вак итеп турап яки иттарткычтан чыгарып кушалар. Шампурда чиратлаштырыр өчен, боҗралап та турыйлар.
  • Ит белән кара һәм кызыл борыч, паприка, кориандр, лавр яфрагы, зира, әнис, рәйхан (базилик), шалфей яхшы яраша.
  • Итне пыяла яки эмаль савытта маринадларга кирәк.
  • Маринадка яшел тәмләткечләр кушсагыз, кыздырыр алдыннан алырга кирәк. Алар яна башлый.
  • Шампурга үсемлек мае белән майлап тезсәгез, маринадланган ит кисәкләре сусылрак булып пешә, кырыйлары янмый.
  • Учакның утын киметү өчен, гадәттә, су бөркиләр. Күмер өстенә тигез итеп тоз сибәргә генә кирәк. Ул кабат ялкынланмый, сүнми дә, кирәкле температураны гына тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X