Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Тулма

Рецепт.

?2 тулмага: 
200 г кәбәстә 
100-200 г сөяксез ит 
15 г дөге 
90 г суган 
10 г томат 
50 г каймак 
50 г соус 
тоз, борыч 

Тулма ясау өчен бик тыгыз булмаган башлы кәбәстә алалар. 
Зур яфракларның уртадагы каты һәм калын тамырын тышкы яктан пычак белән тигезләп кисәләр дә, кайнап торган тозлы суга салып, 5-10 минут кайнаталар. 

Аннары кәбәстә яфракларын иләктә саркыталар. 
Симез сыер яки сарык итен суган белән ит тарткычтан чыгарып, тоз белән борыч сибеп болгаткач, бүрттергән дөге (яки тары ярмасы) кушалар. 

Суынган кәбестә яфракларын ( калын җирен уклау белән тигезлиләр) уртасына дөгеле ит салып, озынча итеп төрәләр, ике ягын да туглаган чи йомыркага манып алалар яки йомырка белән майлап чыгалар да кызган майлы табада азрак кыздыралар һәм, сай кәстрүлгә тезеп, өстенә махсус әзерләгән соус, лавр яфрагы салгач, 30-40 минут томалап пешерәләр. 
Соус әзерләү. Май эретеп, вак кына тураган суган, кишер, помидор яки томат салып кыздыралар да тоз борыч сибәләр, су белән каймак өстәп, 10-15 минут пешерәләр. 

Әзер тулманы һәр кешегә икешәрне салып, өстенә соус сибеп бирәләр.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев