Урама
Рецепт.
Камыр: 1 йомырка, 1/2 стакан су, тоз, шикәр комы, он.
Фарш: 300 г ит, 1 суган, тоз, борыч.
Пилмәннеке кебек камыр басып, җәем ясарга. Шуның өстенә суган, тоз-борыч кушылган ит фаршы ягарга.
Рулет сыман итеп төрергә һәм 2-3 см калынлыктагы телемнәр кисәргә. Кайнап торган шулпага салып пешереп алырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев