Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Витаминнарга бай сок

Кишердән файдалы витаминлы эчемлек ясый беләсезме икән? Кишер согын лимон белән ясау әйбәт. Лимон кислотасы да ярый. Су, лимон кушмаска да мөмкин, әмма бу очракта сок артык баллы булачак.

Яртышар литрлы 4 банка сок ясау өчен 3 кило кишер, 1 лимон, ярты литр су һәм 3 аш кашыгы шикәр комы кирәк.

Кишер һәм лимонны юабыз. Әмма цитрусны кабыгыннан чистартмыйбыз. Банка-капкачларны газ миченә 20 минутка стерильләштерергә куябыз. Кишер һәм кабыклы лимонны сок ясау җайланмасы аша чыгарабыз. Сокны эмальле кәстрүлгә агызып, су кушабыз һәм газ плитәсенә куябыз. Шикәр комы өстәп, болгатабыз. Кишер согы кайнап чыккач, салмак утта 5 минут тотабыз. Өстендәге күбеге юкка чыкканнан соң газны сүндерәбез. Сокны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм тимер капкач белән борып ябабыз. Астын-өскә әйләндереп, суынганчы, төреп тотабыз.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев