Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Xачапури

Туңдыргычта җыелган сыр кисәкләрен ничек кулланырга белмисезме? Бу очракта хачапури рецепты урынлы булыр. Сырлы ризык яртаучылар хачапури белән аш та ашый һәм чәй дә эчә ала.

Камыр өчен: 1 стакан кефир, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, 0,5 кашыгы сода, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 3 стакан он. 

Камырны басарга, эчлек ясаганчы аны тастымал белән каплап "ял иттерергә". 

Эчлек өчен: 400 г каты сырны эре угычтан уарга, 2 йомырка кушып болгатырга, яшел укроп та турап салырга мөмкин. 

Камырны берничә өлешкә бүләргә, җәяргә, һәркайсына 1 аш кашыгы эчлек салып тишек калдырмыйча бөгәргә һәм өстенә кул белән җайлап кына басарга, аннары уклау белән әкрен генә тәгәрәтергә, эчлекнең тышкы якка күпләп чыгармау зарур. 

Майланмаган кызган табада бер ягын кыздыргач, икенче ягын әйләндерергә һәм табаның капкачын ябарга кирәк. 
Шундый тәртиптә пешерергә. 

Гөлүзә Василова

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев