Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

"ЯҢА 2018 ЕЛ" ТОРТЫ (РЕЦЕПТ)

Яңа елдан һәркем могҗиза көтә, бигрәк тә балалар ... “Яңа ел” тортын да серле итеп ясыйк әле, аны кискәч эченнән төрле төстәге татлы кәнфитләр тәгәрәп чыксын. Әллә ничә корж пешерергә кирәкми, бары тик бер бисквит пешерәбез, әмма ул күпереп пешәргә, бер сүз белән уңарга тиеш.

Камыр өчен: 5 йомырка, 200 грамм шикәр комы, 1 стакан он һәм 10 грамм камыр көпшәкләндергеч. 

Торт эчлеге өчен крем: 1 банка кайнатылган куертылган сөт (сгущенка), 1 стакан кибет каймагы. Ике ингредиентны яхшылап болгатырга да, крем әзер.

Тортны бизәү өчен крем: 8,5 процент майлылыктагы 180 грамм атланмай, 300 грамм шикәр оны (сахарная пудра), 1 пачка ванилин, 3 аш кашыгы сөт. Атланмай бүлмә температурасында йомшарган булырга тиеш, әмма кашык батыргач фигурасын югалтырга тиеш түгел, әгәр артыграк йомшарып киткән икән, суыткычка тыгып алырга кирәк. Майны миксер белән агарганчы яки 5-6 минут болгатырга, аннары 150 грамм яки ярты шикәр онын салып янә болгатырга, аннары калган өлешен өстәргә, ванилин кушып янә болгатырга, шулай ук сөтне дә икегә бүлеп салып болгатырга. Төрле рәсемнәр ясаганда үзлеген югалтмый торган крем әзер.


Эш тәртибе: йомыркаларның агын сарысыннан аерырга, агына 100 грамм шикәр комы салып миксер белән 5 минут күпертергә, аннары калган шикәр комын салып янә 5 минут күпертергә, йомырка сарысын аерым күпертеп төп массага салырга, онга көпшәкләндергеч кушарга һәм 2-3 тапкыр иләргә, аннары төп массага кушып кашык белән яхшылап болгатырга.
 
Бисквитны пешерү өчен кырыйлары алына торган табаны сайласак ялгышмабыз, табага махсус кәгазь җәяргә, кырыйларын майларга һәм камырны салып бетерергә. 180-200 градуска кадәр кызган мичтә 30-40 минут пешерергә, әмма шул вакытта мичнең капкачын ачмаска, юкса, күпереп пешкән бисквит “төшеп” китәргә мөмкин.

Бисквит суынгач өч тигез кисәккә бүләргә, ике коржның уртасын түгәрәкләр кисеп алырга яки махсус фигура белән кисәргә мөмкин. Иң астагы коржга крем сыларга, кара җимеш турап салырга, икенче коржны өстенә куярга, крем сыларга һәм әстерхан чикләвеген ваклап салып чыгарга, ә уртадагы тишеккә төрле төстәге түгәрәк конфетлар тутырырга, өстенә яба торган бөтен коржның эчке ягына крем сыларга һәм ике кат корж өстенә капларга. 
Торт әзер. Өстенә ак крем сыларга, ә аннары кремны берничәгә бүлеп азык буяулары кушарга, крем белән төрлечә бизәргә мөмкин. Бу крем өстәлдә торганда да формасын саклаячак.


Бу очракта тортка чыршы ясадык, балалар махсус кондитер шарлары, кар бөртекләре белән бизәделәр.

Бик тәмле торт булачак, бисквит шундый йомшак, кремы әчкелтем баллы, җимеш белән чикләвеге дә бар, ә тортны кискәч балалар төрле төстәге кәнфитләрен күреп, кулларын чәбәкләп куаначак.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев