Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

ЯШЕЛЧӘЛЕ WOK!

Вок токмачы – безгә Кытайдан килеп кергән ризык. Вок дип әлеге ризык әзерләнә торган конус формасындагы табаны атыйлар. Күпчелеге күчмә тормыш алып барган кытайлылар өчен бу таба бик уңайлы җайланма булган, чөнки анда ризык тиз әзерләнә. Әмма сездә андый таба булмаса да куркыныч түгел, чөнки гади табада да бу ризык искиткеч тәмле булып пешә. Сез дә кытайлылар уйлап тапкан бу ризыкны әзерләп карагыз әле, сезгә ошар, дип ышанам.

Кирәк:

1кап дөге токмачы ("Пяторочка"дан алдым)

1данә кыяр, помидор, кишер, болгар борычы.

Соя соусы, тоз, тавыкның түш ите (минеке ярты түш китте).

Беренче эш итеп тавык итен кыздырып алабыз, табадан бушатабыз.

Аннан шул ит кызган майлы табада бер-бер артлы, башта саламлап туралган кишер кыза, аннары янына болгар борычы салына, аннары кыяр.

Әлеге массага тавык ите һәм помидор салабыз да, тагын кыздырабыз.


Яшелчәләр шулай кызган арада дөге токмачын пешерәбез. Кайнап торган тозлы суга токмачны салып 2-3 мин. пешерәбез һәм дуршлаг аша сөзәбез дә, өстеннән салкын су йөгертәбез.

Кыздырылган яшелчәләр янына пешкән токмачны салып болгатабыз да, тәменчә тоз, 2-3 аш кашыгы соя соусы салып болгатып, томалап куябыз.

Биииик тәмле бу җәмәгать, иренми эшләп карагыз, яме!

Фото: yalkyn.ru

yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев