«Яшелчәләр патшасыннан» – мантый
Кызларыбызның берсе еш ютәлли. Салкыннар җиттеме – башлана… Соңгы тапкыр авырганда тәҗрибәле табиб безгә кабак ашарга кушты. Тын юлларына файдалы, диде. Могҗиза: бер атна дигәндә ютәл бетте. Әлбәттә, эчкән даруларның да файдасы булгандыр, әмма кабакның да ярдәме тиде, дип уйлыйм.
Әлеге яшелчәдәге файдалы матдәләрне галимнәр кат‑кат тикшергән. Мондагы ферментлар, җиңел үзләштерелә торган углеводлар, аксым, пектиннар, бик күп төрле витаминнарның барлыгы ачыклангач, кабакны «яшелчәләр патшасы» дигәннәр.
Без дә редакциябез кухнясында кабактан ризык пешерергә булдык. Яңа елдан соң әлеге яшелчәне саклавы да кыенлаша, ул файдалы үзлекләрен дә югалта башлый, диләр. Шулай булгач, әзерләп калырга кирәк!
ЙӨРӘККӘ ӘМЕР БИРЕП БУЛМЫЙ
Кабактан ризык пешерер өчен әллә ни ерак китмәдек – Казаннан 40 чакрым ераклыктагы Лаеш районының Габишево авылына юл тоттык. 25 яшь кенә булуына карамастан, Люзия Скорнякова бөтен төр ризыкны: беренче, икенче ашлар, камыр ризыкларын бик оста әзерли. Телефоннан сөйләшкәндә үк: «Кабактан бәлеш, ботка, аш, мантый да әзерли алам», – диде.
Соңгысы кызык кебек тоелды. Иң мөһиме – катлаулы түгел. Мантый өчен кирәк булган ингредиентлар һәр йортта да бар. Кибеткә махсус барып та торасы түгел. Тиз әзерләнә, җиңел ашала.
Люзия бик үткен, кулы кулга йокмый. Бөтен ризыкны пешерә белүенең сере – югары белемле бишенче разрядлы пешекче ул, кафеда эшли.
– Нинди ризыклар әйбәтрәк чыга: ашлармы, камыр ризыкларымы? – дим Люзиягә.
– Дөресен генә әйткәндә, беренче, икенче ашларны пешерергә яратам. Тик соңгы арада күбрәк камыр ризыклары әзерлим. Кафеда камыр бүлеге бар, еш кына шунда эшләргә туры килә.
Без килгәнче, Люзия кабакны чистартып, әзерләп куйган иде.
– Өчебез өчен әзерләгәндә бер җәем камыр да җитә, – диде яшь хуҗабикә.
– Кабакны яратасызмы? – дим.
– Яратабыз. Улым Әскәр кечкенә вакытта гел пешерә идем. Хәзер исә сирәгрәк ашала, шулай да көз көне кабактан әзерләнгән ризык өстәлдә һәрвакыт бар.
Люзия кабакны (кишер урынына) ашка да куша, ит чыгартканда да сала, салат та ясый. Бәлеш, мантый турында әйткән дә юк.
– Кабакны иткә кушсаң, кәтлитләр сусыл була, – ди Люзия. – Аннан без шарлотка да яратабыз. Алма белән кабакны турап саласың, бик тәмле була.
– Кабак каян аласыз? Күпкатлы йортта яшисез бит, – дим.
– Әнием Хәерби авылында яши, ара унбиш кенә чакрым, еш кайтабыз. Авылдан алып киләбез.
Люзиянең тормыш иптәше Юра рус милләтеннән. Мантыйга дигән кабакны турый-турый, катнаш никах мәсьәләсен дә кузгаттык.
– Әти‑әниең рус егетенә кияүгә бирергә каршы булмадымы? – дим.
– Безнең әти юк, мин кечкенә вакытта вафат булды. Әнигә: «Юра белән таныштым», – дигәч тә, кырт кисте: «Аралашасы да булма», – диде. Тик йөрәккә әмер биреп булмый икән. Юра үзенә гашыйк итте дә куйды. Ихтирамлы, ярдәмчел ул. Мөнәсәбәтләребез турында башта якыннарыма әйтергә куркып йөрдем. Без бит авылда тәрбияләнгән балалар. Туганнар, дуслар ни әйтер дип, кот очты. Берсендә Юра мине авылга кайтарып куйды. Шунда әни, абый белән таныштылар. Егетем аларга ошады. «Бер-берегезне чынлап яратсагыз, каршы килмибез», – диделәр. Озак та үтмәде, өйләнештек.
– Гаиләгездә дин, телгә бәйле аңлашылмаучанлыклар чыкканы юкмы? – дим.
– Әйтмәгәнем булсын, юк. Улыбыз тугач, мәчеткә барып, исем куштырдык. Әскәр белән мин татарча сөйләшәм, әтисе кайткач, русчага күчәбез. Дөрес, без никах укытмадык. Ирем каршы түгел иде, тик никах укыганга карап, ул мөселман диненә күчми бит. Шулай булгач, күз буяу нигә кирәк? Ә бала тәрбиясенә килгәндә, улыбыз, үскәч, үзе сайлар. Безнең гаиләдә дингә басым ясау юк.
«ШӘҺӘРДӘН КИМ ЯШӘМИБЕЗ!»
Люзия кабакны вак итеп шакмаклап тураганнан соң, майлы табага салды. Аннан янына туралган суган өстәде. Барысын бергә биш‑җиде минут сүрән утта кыздырып алганнан соң, әзерләп куелган тоз, борыч, укроп салды.
– Кабак белән суганны атланмайда кыздырырга да була, – диде Люзия. – Кем ничек ярата бит. Мин сыек май белән кулайрак күрәм, андый мантыйны салкын килеш тә ашап була.
Мантый камырына Люзия майонез да сала икән, йомшак булсын өчен, ди. Майонезга су, йомырка, тоз салып, йомшак кына камыр басты.
– Камыр каты булса, мантыйны ябыштырып булмый, – ди Люзия. – Артык йомшак та кирәкми, җәйгәндә, куна тактасына ябыша. Камырның нәзеклеге исә уртача булырга тиеш. Пилмән камырыннан чак кына калынрак.
Чынлап та мантый ясау тиз икән. Кабак, суган турау, камыр җәю белән бергә ярты сәгать чамасы вакыт кирәк булды. Иттән ясалган мантыйга караганда, кабакныкы тизрәк тә пешә.
– Егерме минутта әзер була, – диде Люзия. – Кабакны майда кыздырып алдык бит, камыры гына пешәсе калды. Мин мантый, өчпочмакларны зур ясамыйм. Кул шулай ияләнгән. Зур‑зур мантыйны ашау күңелле түгел, минемчә…
Ул арада хуҗабикә мантыйларны пешерергә куйды. Бер җәймәдән ике мантоварка түгәрәге чыкты.
– Дүрт кеше рәхәтләнеп тамак туйдыра инде моннан, – ди Люзия.
– Югары белем белән гади пешекче булып эшлисеңме? – дим.
– Әйе, мин зарланмыйм. Тәҗрибә алу бу. Әлбәттә, Казанда яшәсәк, бәлки, башка төрлерәк эш тә булыр иде. Безнең Габишево бистәсендә сайлау мөмкинлеге зур түгел. Эш графигым да җайлы: дүрттә кайтып китәм. Балалар бакчасына җитешәм. Хатын‑кыз өчен шунысы бик мөһим.
– Килгәндә игътибар иттек: каршыгызда гына мәктәп тә бар ахрысы?
– Бар, балалар бакчасы, мәктәп, спорт үзәге, башка кирәкле социаль үзәкләр эшли. Башта Габишевоны бик яратмаган идем. Мин көллиятне Чаллыда тәмамладым. Югары белемне дә шунда алдым. Шәһәрдә яшисе килгән иде. Ә язмыш менә монда китерде. Хәзер, киресенчә, шәһәрне яратмыйм. Казанга барсак, башым авырта башлый: кеше күп, ыгы-зыгы. Габишевода кешеләр бер-берсен белә, авыл кебек. Ләкин авылдан күпкә яхшырак: юллар төзек, балалар өчен түгәрәкләр эшли, кибетләр, кыскасы, шәһәрдән ким яшәмибез. Кирәк икән, машинага утырып, Казанга барып киләбез. Ярты сәгатьлек юл, бик рәхәт!
«ИТЕ БУЛСА, ЯХШЫРАК!»
Люзия Габишево бистәсенә мәдхия укыган арада мантыйлар әзер булды. Аш бүлмәсенә кабакның хуш исе таралды.
– Шулай тәмле була, – дип, хуҗабикә өстәлгә каймак та куйды.
Минем кабак мантые ашаганым юк иде. Тәме ничек булырга тиеш икәнен әйтә алмыйм. Авыз итәбез… Тәмле… Укроп салгангамы, кабак мантые димәссең. Борыч тәме дә бар. Үзгә ризык.
Люзия пешергән ризык ошады. Ит ашыйсы килмәгәндә, кичке сый буларак әйбәт кенә була, дип уйлыйм. Һичшиксез пешереп карарга кирәк!
– Йә, ничек? – дип елмая Люзия.
– Ите булса, яхшырак, – дип куйды машина йөртүчебез Александр.
Бу – ир‑ат фикере. Шәхсән миңа, хатын‑кыз буларак, алай тоелмады. Хәер, иткә бик исе китмәгән, бигрәк тә вегетариан ир‑атлар да кабак мантыеннан баш тартмас, дип уйлыйм.
– Ирең кабак мантыен яратамы соң? – дим Люзиягә.
– Ярата дип… Пешергәндә ашый инде. Шулай да бик исе китми. Аның каравы, каенанам ярата. Узган ялларда пешергән идем, аңа да бер тәлинкә илттем.
– Каенанаң да монда яшиме? – дим.
– Әйе, Габишевода торалар. Өч ул үстергән. Юра – төпчеге. Каенанам улыбызны карарга бик булышты. Әлегә Әскәр аның бердәнбер оныгы, балабызны бик ярата. Барасы җиребез булса, улыбызны аңа калдырабыз.
– Алайса килене йөрәгенә хуш килгән икән, – дим, елмаеп.
– Ул безнең мөнәсәбәтләргә беркайчан да каршы булмады. Катнаш никах мәсьәләсенә җиңелрәк карый, димме. Калган ике килене рус милләтеннән булса да, бөтен серен миңа сөйли. Без аның белән бик тату, иптәш кызлар кебек.
– Люзия, син бик үк «дөрес булмаган» килен. Гадәттә киленнәр каенаналарыннан зарлана, ә син мактыйсың, – дип шаяртам кабат.
– Миңа эштәге кызлар да шулай, ди. Соң яхшы, безнең өчен җан атып яшәгән кешегә ничек начар мөнәсәбәттә буласың?! Аның безнең тормышка сүз әйткәне юк. Кирәк икән, баланы бакчадан ала, алып бара. Төп ярдәмчебез ул.
Скорняковлар гаиләсендә күңелле мәшәкатьләр: бер бүлмәле фатирларын сатып, зурракны алырга ниятлиләр.
– Яңа фатирга килерсез. Башка ризыклар да әзерләрбез, – дип озатып калды безне сөйкемле, кунакчыл Люзия.
ЛЮЗИЯ СКОРНЯКОВАДАН КАБАК МАНТЫЕ РЕЦЕПТЫ:
- Йомырка – 1 данә;
- Он – 3 стакан;
- Кабак – 400 г;
- Суган – 1 баш;
- Сыер мае яки сыек май – 100 г;
- Майонез – 2–3 аш кашыгы;
- Су – ярты стакан.
БУ КЫЗЫК!
Кирәк булачак:
1 литр су
1 кг чистартылган кабак
1 суган
1–2 тырнак сарымсак
50 г атланмай
100 г сөт
2 аш кашыгы үсемлек мае
1 аш кашыгы шикәр комы
тәменчә тоз, борыч.
Суганны кыздырырга, тоз, борыч сибеп, изелгән сарымсак кушып болгатырга. Шуңа туралган кабак, бераз шикәр комы сибеп, суган өстенә салырга. 5–6 минут утта тотканнан соң, су агызырга. Талгын утта 20 минут пешерергә һәм куертылган сөт салырга. Аннан барысын бергә блендер белән болгатырга. Ашны яшел тәмләткечләр белән бизәргә була.
1.Турыйбыз!
- Ваклыйбыз!
- Кыздырабыз!
- Су салабыз!
- Өстибез!
- Туглыйбыз!
- Җәябез!
- Эчлек салабыз!
- Бөрәбез!
- Пешерәбез!
МОНЫ БЕЛҮ ФАЙДАЛЫ!
Кабак А, С, Е һәм В витаминнарына бай. Шулай ук аңарда сирәк очрый торган Т витамины бар. Ә ул организмда матдәләр алмашын яхшырта, кан әйләнешен тизләтә. Ябыгырга теләүчеләр өчен бер дигән ризык.
Кабакның йомшак өлеше һәм төшләре бөерләрне чистарта, иммунитетны ныгыта, ашкайнатуны яхшырта. Кабак боткасы температураны төшерә.
Кабакны эч кибүдән җәфаланган, йөрәк авырулары булган кешеләргә ашарга киңәш ителә. Ул шулай ук халык медицинасында да киң кулланыла: тән өшегәндә, тире кызару күзәтелгәндә, кабакны уып, җәрәхәтле урынга куярга мөмкин. Бүген кабактан ясалган дарулар бөер, үт һәм бәвел куыгы авырулары вакытында, матдәләр алмашы бозылганда кулланыла. Кабакның төшләре цинкка бай, аны чәч кавыклаганда, бетчәләр чыкканда ашарга кирәк. Шулай ук ул бабасырдан профилактика чарасы буларак та кулланыла.
Кабакның нинди генә төрләре юк! Без ияләнгән гади төрләрдән тыш, аның яңалары да бар:
- «Балавызлы кабак» («бенинказа») – бик озак саклана, тышы балавыз белән капланган.
- «Урман чикләвеге» – ашар өчен тәмле, чикләвекне хәтерләтә.
- «Баллы гитара» – чыннан да, гитараны хәтерләтә. Аны чи килеш ашыйлар, төше киңәеп киткән өлешендә генә була.
- «Лагенария» – кабаклар гаиләcеннән булган яшелчә. Шешә, каз рәвешенә кереп үсә.
- «Лонгиссима» – бер башыннан кисеп алып ашыйсың, икенче башыннан үсеп утыра башлый.
- «Люффа» төреннән мунчала ясыйлар. Октябрьдә аны өйгә алып кереп куялар. Берникадәр саргайгач, кайнар су белән пешекләп, тышын алалар. Шуннан мунчала ясыйлар.
Автор: Руфия Фазылова / Фотограф: Лилиана Вәлитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев