Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

 ​Зәмирәдән кунак сые

Зәмирә РӘҖӘПОВАны күпләр телевидениедә эшләгән чагыннан ук беләдер. «Мәдәният дөньясында», «Җырлыйк әле», «Татар моңы», «Җомга көн кич белән» – ул иҗат иткән тапшыруларның берничәсе генә әле болар.

Бүген Зәмирә ханым Халыклар дуслыгы йортында режиссер, бәйрәм кичәләрен оештыручы булып эшли, Аяз белән Данилнең газиз әнисе, ире Максимның сөеклесе, дуслары өчен уңган хуҗабикә... Хуҗабикә дигәннән, тәмле ризыклар пешергәндә җаным ял итә, пешерергә бик яратам, ди ул үзе дә. Мастер-класста пешереп күрсәткән бу пирожныйларны аннан хәтта заказга пешереп бирүләрен дә сорыйлар икән. «Кунаклар киләсе булса, торт алмыйм, шушы ризыкны пешерәм. Авыз иткән кеше, кәгазь-ручка сорап алып, рецептын язмый калмый», – ди Зәмирә. Дөрестән дә, авызда эреп китә, бик тиз әзерләнә аның профитрольләре.
Пешереп, сез дә сыйланыгыз әле!
 

Кирәк:

(камыр өчен)
* 1,5 стакан су;
* 150 г атланмай;
* 1,5 стакан он;
* 5 йомырка;
* бер чеметем генә тоз.

(крем өчен)
* 500 г кибет каймагы (20% майлылыктагысы);
* 250 г «Маскарпоне» сыры;
* 1 стакан шикәр комы.
 

Эш барышы:

Чүмечкә су салып, кайнатырга куябыз. Су кайнап чыккач, бүлмә температурасында йомшарган атланмайны салабыз. Май эреп беткәч, чүмечне уттан алып,
бер чеметем генә тоз сирпибез.

 Онны 2-3 тапкыр иләктән иләп (бу бик мөһим, югыйсә ризыгыбыз күперенке булмый), азлап-азлап кына чүмечтәге сыеклыкка салабыз, төерләре калмаслык итеп, яхшылап туглыйбыз.

 Камыр бераз суынгач, бер-бер артлы йомыркаларны сытабыз. Сыткан берен яхшылап болгатабыз. Үзле, төерләрсез, йомшак камыр булырга тиеш.

 Әзер камырны кондитер капчыгына бушатып (моның өчен катык яки сөттән бушаган полиэтилен каплар да бик кулай, бер почмагын чеметеп кенә кыеклап кисеп аласы гына бар), пергамент кәгазь җәелгән табага кечкенә чүмәләчекләр итеп кысып чыгарабыз. Араларын бушрак калдырырга кирәк.

 Профитрольләрне ярты сәгатькә 150-180 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз. Алар күпереп менгәнче, мич ишеген ачмый торырга кирәк. Өсте кызаргач, әзер була.

 Алар пешә торсын, без крем әзерләп алыйк. Тирән эчле савытка каймак белән шикәр комын салып, шикәр комы эреп беткәнче туглыйбыз. 

 Аннары сырны салып, туглауны дәвам итәбез. Кремда вак төерчекләр калмаслык булсын.

 Бераз гына суына төшкән профитрольләрнең бер ягыннан кашык белән ачып (аларның эче куыш, «авызы» тиз ачыла), эченә крем тутырабыз.

 Пирожныйларны зур тәлинкәгә өеп, өстеннән калган кремны сибәбез, матурлык өчен какао порошогы бөркибез.

Ашларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!

Зәмирә РӘҖӘПОВА

http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X