Расиха Фәизова автор яңалыклары
-
Алсу Фазлыева: «Ашый-ашый ябыктык»
Сылу буй-сынлы ханымнарны, туташларны күргәч, кайчак үзең дә сизмәстән: «Болар я ашамый-эчми, һава гына сулап тора, я диетада инде!» – дип куясың. Шулчак башта яшен тизлеге белән киләсе дүшәмбедән ябыга башларга кирәк дигән фикер сызылып үтә. Йөз дә беренче кат! Шуңа да карамастан үзеңне бу юлы моның тукран тәүбәсе генә булып калмаячагына ышандырасы килә. Әнә бит кешеләр үзләрен «җиңә» – мин кемнән ким дисең. Мондый ниятең булу «250 ел элек кабул ителгән калория теориясе эшләми», – дип лаф орудан, фастфуд корбаны булып калудан мең тапкыр хәерлерәк. Эшне нидән башларга соң? Дөрес, башка тай типмәгән, кайбер чит ил җырчылары кебек бил ясыйм дип кабырга алдырмыйсың инде. Үлчәүнең бер ягында кеше өчен иң кадерле булган сәламәтлек торса, 90х60х90 үлчәменә җитмәсәң дә, нәтиҗәсе булмый калмас. Татар эстрадасының танылган артистлары Алсу һәм Азат Фазлыевларның тәҗрибәсе дә шуны раслый.
-
Репетитор белән БДИга әзерләнү быел күпмегә төшәчәк?
Уку елы башланырга өлгермәде, әти-әниләр репититор эзләп чабыша ук башлады. Кемгәдер аны үз тәҗрибәсеннән чыгып танышлары тәкъдим итсә, кемдер баш-аягы белән интернетка чумып эзләргә мәҗбүр.
-
Күрәзәче Рәсилә Кәлимуллина: «Мин сихерче түгел»
Рәсилә Кәлимуллина - күрәзәче. Аның турында язарга бер укталган идем, ничектер барып чыкмады. «Үзеңдә шундый гайре табигый сәләт булу куркытмыймы? Бу халәтең өстәмә борчулар тудыра торгандыр? Гадәттә, күрәзәчелекне шайтан коткысы дип аңлаталар, бу чыннан да шулаймы? Әлеге сәләт каян килә?» Рәсиләгә шул сорауларны бирмәкче идем. Ниһаять, очраштык.