Габделбәр Ризванов автор яңалыклары
-
Абзый һәм энекәш. Җырчы фатиры кемгә кирәк?
Илһам абыйның бакыйлыкка күчүен күңел һич кенә дә кабул итми, ул шулай булыр да инде. Мәрхүм соңгы юлга бик зурлап озатылды, җидесен, кырыгын хөкүмәт дәрәҗәсендә уздырдылар, исемен мәңгеләштерү, мирасын саклау, иҗатына һәрчак хәерхаһлы булып, киләчәктә халыкара югарылыкка күтәрергә кирәклеге хакында да сүз булды.
-
Салаватны эт тә таный
Җырчы Салаватның туган көне уңаеннан оештырылган концертта сәхнәгә овчарка менгерделәр. Аңарчы тамаша залыннан сәхнәгә күтәрелгән ир-атлар, алар арасында Салават та бар, өсләренә бер үк төстәге, бер үк фасондагы кием киеп өлгергән иде инде. Эткә исә Салаватны табу йөкләнгән. Салмак кына, уйчан гына, һәркем янына тукталып берникадәр йөргәннән соң, җан иясе Салаватка килеп тезләнде. Залдагылар бу мизгелдә хисләрен яшерә алмады: шаркылдап көлә-көлә, озаклап кул чапты.