КЫСКА ИТӘК, ОЗЫН ИТӘК…
И сүгәләр инде! И орышалар татар эстрадасы йолдызларын, «киенә белмиләр» дип. 2000 елларда: «Бигрәк шыксыз киенәләр, кыска итәк кию бер дә татар кызына килешми инде», – дип сүктеләр, 2005 елларда кыска итәкне чалбар алыштырган иде, тагын ярамады. «Татар кызы алай киенми бит инде», – диделәр. Ә хәзер татар эстрадасында җырчылар алдын-артын карап, төренеп чыгалар сәхнәгә. Яраталар дисезме? Юк! «Бөтенесе бер-берсенә охшаган», – дип сүгәләр…