Ышаныч - фермерларда
Россиянең еллык икътисади үсеше – 1,5-2%. Табигый байлыкларга башка бер генә дәүләт белән дә чагыштырып булмаганча бай һәм үтә бөеклеккә дәгъва кылган ил өчен бу күрсәткеч - юк дәрәҗәсендә. Эшләр шулай барса, “үсеш” тукталачак. Җиң сызганып эшләү урынына, һаман санкция керткән башка илләрне сүгәбез, алардан үрнәк алмыйбыз, уңыш чараларын үзебездә кулланмыйбыз.